tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарлылар Бөтенроссия җыенында
Нижгарлылар Бөтенроссия җыенында

Нижгарлылар Бөтенроссия җыенында

Үзебезне күрсәттек, башкаларны карадык

Сүзебез Казан белән Чувашстан Респу­бликасында 13-15 мартта булып үткән XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында барачак. Шушы җыенны гамәлгә куючы һәм оештырып килүче Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) 47 реги­оннан җыелган 500дән артык делегатны бу юлы да мәркәзебезнең  “Татарстан”, “Биляр” һәм “Сафар” кунакханәләренә ур­наштырды. 18 кешедән торган шәхсән безнең Нижгар өлкәсе делегациясен өченчесе җылы каршылады һәм олы кунак итте.

Бай программалы һәм үтә дә файдалы чараларны үз эченә алган бу җыен безнең өчен бик уңышлы узды. Та­тар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләребез белән ихластан горурландык. “Татар базары” күргәзмәсендә дә күп санлы кунакларга һәм Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим итәр әйберләребез бар иде. Аннары Россия Герое Дамир Йосыпов белән очраштык. Ә пленар утырыш­та Сафаҗайдан Айрат Абдуллов берничә гаилә белән кушылып эшли торган пред­приятиесе турында эчтәлекле чыгыш яса­ды. Берничә делегатыбыз ТНВның “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашты. Төрле региональ массакүләм мәгълүмат чы­ганакларына интервью бирүчеләребез дә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән күрешүчеләребез дә булды.

Өч көнлек сәфәребездән алып кайткан уй-кичерешләребезне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Шулай да, анда күргән-белгәннәребезне укучыларыбызга җиткерү максатыннан чыгып, искиткеч һәм тарихи вакыйгалар турында хронологик рәвештә җентекләп кенә язып чыгарга тырышачак­быз.

Әнвәр хәзрәттән сәлам!

Кунакханәләрдәге кичке аштан соң, зур автобуслар безне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына алып барды.

Җыенны ачу тантанасында БТКның Баш­карма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров делегат­ларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, БТКның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән җылы сәламләде.

– Бу җыен БТКның иң уңышлы проектларының берсе. Ул тулы бер хәрәкәткә әверелде һәм татар авылла­рын саклап калуда татар эшмәкәрләренең алдынгы тәҗрибәләрен җәелдерүдә иң кирәкле һәм мөһим, ышанычлы һәм фай­далы төп мәйданчык булып тора, – дип сөйләде үз чыгышында Данис Фәнис улы.

Аннары кайгылы хәбәр ирештерде: Башкортостанда яшәүче милләтпәрвәр шәхесебез, күпләп ат үрчетүче һәм авыл­ларны тулы тормышлы итеп саклап калу максаты белән берничә проектын уңышлы тормышка ашыру аркасында Башкортостан белән Татарстанда дан-абруй казанган Хәсән Идиятуллин 66 яшендә якты арабыздан китте. Шул сәбәпле аның рухына дога кылынды һәм бар делегат­лар мәрхүмнең урынын Аллаһы Тәгалә җәннәтләрдән кылсын, диде.

Әйтергә кирәк, аның турында кыска гына кино да пленар утырыш барышын­да күрсәтелде һәм бу фильмны без дә үзебезнең социаль челтәрләребезгә урнаш­тырдык.

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәндә, Хәсән әфәнде дөреслек хакында сәясәткә дә кереп китә һәм шуның аркасында булса кирәк, хуҗалыгына, мал-мөлкәтенә 6 тап­кыр ут төртәләр. Шуңа үз тормышын 6 кат яңадан башлый ул, яңадан-яңа үрләр яулый. Тик, иң кызганыч, гаделлек өчен, милләте өчен янып-көеп яшәгән көрәшче ир-атның гомере вакытсыз өзелә.

Җыенның беренче көне делегатлар өчен Мәхмүт Галәүнең роман-дилогиясе буен­ча куелган “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектакль премьерасын карау белән тәмамланды. Анда патша заманындагы авыл тормышы, ата белән бала мөнәсәбәтләре күрсәтелә.

Ә шул спектакльнең антракт өлешендә “Туган як” газетасын укучыларга яхшы таныш булган “Нур аль-Ильм” дини уку йортының элекке җитәкчесе һәм мөгаллиме, каргалы Әнвәр хәзрәт Каюмовны очраттык. Ул бар шәкертләренә ихластан кайнар сәламнәрен җиткерүебезне үтенде.

Үсә торган авыллар

Соңгы дистә еллар эчендә Россия буйлап 20 меңнән артык авыллар юкка чыгып барган очракта, санаулы татар авылларының (Пенза өлкәсенең Урта Әләзән, Чувашстанның Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авыллары) үсеше шаккатырдай искитмәле хәл. Бу авылларны үз күзебез белән күрү мөмкинлеге тудырганы өчен өлкә татар автономиясенә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Беренчесендә 2017 елда Бөтенроссия авыл сабан туеннан бәйрәм өлеше алган булсак, күрше республикада­гыларын агымдагы елның 14 март көнендә йөреп чыктык.

ТУКАЙ, Урмай һәм Шыгырдан авыллары белән танышыр өчен, җыен делегатларын иртәнге аштан соң 9 зур автобус белән БТК җитәкчеләре һәм волонтерлары Ка­заннан Чувашстан Республикасына алып барды. Иң баштан безне анда милләттәш хуҗалар һәм түрәләр Комсомол районы үзәгендә зурлап, җырлап-биеп каршылады. Милли ризыкларыннан авыз итеп, җирле җитәкчеләрнең җылы сәламнәрен кабул иткәннән соң, Тукай авылына барып чыктык, турыдан-туры “Тукай мәхәлләсе” бинасы каршына килеп төштек. Аны биредәге ха­лык моннан ун ел элек үз исәбенә торгыз­ган. Хәзер монда кечесеннән алып олысына кадәр 180 кеше дини белем ала. Ике катлы таш бинаның эчендә тиешле шартлар туды­рылган.

Авылда 500 шәхси хуҗалыкта 2 мең тирәсе кеше яши. Урта мәктәптә 348 бала укый. Ба­лалар бакчасына 78 нәни йөри һәм уртача шул кадәр үк сабый өйдә тәрбияләнә.

Җирле халыкның төп шөгыле – хәләл ит җитештерү һәм сату, шабашкага чыгып йөрү. Мал асрау киң җәелгәнгә күрә, ике чалу цехы эшли, балта осталары авылы булганга, агач эшкәртү пилорамалары бар. Бу турыда кунакларга Тукай авылының Иҗтимагый төркеме һәм Попечительләр со­веты рәисе Әгъзам хаҗи Шакиров сөйләде. “Вакыт кысынкы булмаса, сезнең барыгызны да аерым-аерым туганнарча кочып чыгар идем, чөнки дин кардәшлеге нигезендә без барыбыз да татарлар, мөселманнар һәм ту­ганнар”, – диде ул һәм ерак юлны якын итеп килгән милләттәшләребезгә олы рәхмәтен белдерде.

Шунысы кызык, бу авылда клуб гомере буе булмаган, әле дә юк, сабан туе да бер­кайчан уздырылмаган. Ә менә “Шәкертләр бәйрәме” ел саен үткәрелеп килә.

Безгә кызыклы булган икенче бер факт – авыл хуҗалыгы җирләре рәсми рәвештә җирле мәхәллә артына төшерелгән һәм аның арендасыннан кергән табыш тулысын­ча авыл файдасына тотыла.

Дистәдән артык кибетнең барысы да дияр­лек хәләл азык-төлек белән генә сату итә. Төзелеш эшләре күп алып барылганга күрә, үзләренең керамблок җитештерү заводы эшләп тора.

УРМАЙда, күрше Тукай авылыннан аер­малы буларак, мәдәният йорты бар һәм ул тулы куәткә эшли, чын мәгънәсендә, татар мәдәни учагы булып тора, чөнки Чуваш­стан татарларын чит-ят җирләргә таныткан “Мишәр” фольклор, эстрада һәм бию ан­самбле нәкъ биредә барлыкка килгән һәм төпләнгән.

Урмайдагы беренче тукталышыбыз мәдәният йортында булганга күрә, андагы му­зей белән дә танышып чыктык, ә җирле иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормыш­ны җанландырып җибәргән, Чувашстан татарлары данын еракларга җәелдергән Фәрит Гыйбатдиновның биредә ничек якты истәлеген саклаганнарына дусларча көнләшеп тә куйдык. Фәрит Абдулла улын бит татар дөньясында күп кеше белә. Ул “Мишәр” ансамбле һәм Чуваш татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе буларак, 2019 елда безнең төбәккә дә килеп чыккан иде. Кочко-Пожар мәдәният йортында ма­тур концерт бирделәр һәм безнең өлкә татар автономиясе белән ике регион арасында “Дуслык күпере” булдыру турында хәтта килешү дә төзелгән иде. Тик Фәрит Абдулла улының гомерен коточкыч ковид чире бигрәк иртә өзде.

Урмайда өч мең кешегә өч мәчет эшләп килә, шуның берсендә Чувашстан мөселманнары мөфтияте урнашкан, ул җәмигъ мәчете булып тора. 18 кибете бар, урта мәктәбе һәм балалар бакчасы. 378 уку- чы яңартылган мәктәптә белем ала, ә менә өстәмә балалар бакчасына биредә дә сорау бар, чөнки туучылар саны елдан-ел артып тора икән.

ШЫГЫРДАН егетләре безне Урмайда ук каршылады һәм үзләренә нык ашыктырды, шуңа Урмай белән күбрәк автобус тәрәзәсе аша гына танышырга мәҗбүр булдык. Алар безне туры “Идел” кафесына, төшке ашка алып килде. Биредәге сый-нигъмәтне сөйләп торасы юк. Башта тәмләп кенә татлы бәлешләр белән чәй эчерделәр, аннары кайнар аш бирделәр.

Ныклап тамак ялгап алганнан соң, мунча мичләре ясаучы остага, кызы исемен йөрткән “Самира” җитештерү һәм сату базасына җәяүләп бардык. Хуҗа кулдашлары белән көненә уртача 15 данә мунча миче ясый. Бәяләре 10 мең сумнан башлана. Аның хезмәт җимешенә сорау зур, шул исәптә безнең төбәккә дә озатыла. Мәсәлән, Шыгырдан мичләрен Уразавыл базарыннан табып алырга мөмкин.

Икенче ноктага, осетр балыклары үрчетүче эшмәкәргә барышлый, озатып йөрүче егетләр авылда 2 мең хуҗалыкта 7 мең кеше яшәгәнен әйтте, 7 мәчет сафта булуын белдек, шушы Аллаһы йортларының берсен агачтан аерым кунакханә белән бер эшмәкәр вакытсыз вафат булган җан юл- дашы истәлегенә төзеткән. Җирле халык телендә “Рублевка” дип йөртелгән яңа урам буйлап яңа таш йортларга сокланып карап уздык. Биредә тулысынча яшь гаиләләр төзелеп килә икән, әлбәттә, милли республика хөкүмәте ярдәмендә.

Әйтергә кирәк, осетр балыгы үрчетү корыл- масы да дәүләт гранты ярдәмендә сафка бастырылган. Аның хуҗасы Фәрит Чабатов сүзләренчә, яхшы табышны ул 6-7 елдан көтә. Ә сәламәтлек өчен файдалы балык ите һәм икрасы бүгенгә авылдашларыннан артмый. Хәер, бу хуҗаның үз чалу цехы булганга күрә, балыкларны ит ризыклары белән үстерә һәм симертә, чөнки осетр – ерткычлар токымыннан.

Ирекле янгын депосы белән дә таныштырдылар. Ул тулысынча авыл эшмәкәрләре ярдәмендә торгызылган һәм бүген дә аларның исәбендә тора.

– Авыл зур һәм муниципаль янгын деполарына кайвакытта ут белән көрәшергә авырга туры килә. Икенчедән, бездә йортлар бер-берсенә тоташ баскан диярлек, чөнки авыл үсә барганга күрә, җир мәсьәләсе дә, янгын куркынычсызлыгы да бездә кискен тора, – дип аңлаттылар.

Биредәге кибетләрнең чуты юк икән, ник дисәгез, озатып йөрүче гидлар үзләре дә аларның төгәл санын белми булып чыкты, ә менә өйдәге ризыклардан торган хәләл зур супермаркетлар әлегә авылда икәү, өченчесе төзелеп килә.

Шыгырданның мәдәният йортында җыен делегатларын Батыр округы башлыгы Рудольф Селиванов, Чувашстан мөфтие Альбир Крганов һәм БТКның башкарма комитеты җитәкчесе җылы сәламләделәр. Ә Урмай һәвәскәрләреннән торган “Мишәр” ансамбле берничә матур музыкаль номер бүләк итте.

Зур, иркен һәм якты “Крокус” кафесында кичке ашны ашап, без кабат Казанга юл алдык, анда безне Россия Герое Дамир Юсупов белән очрашу көтә иде.

“Кояшка, кукуруз рәтләре буйлап”

Бу – милләттәш Героебыз, пассажирлы авиалинияләр очкычы командиры Дамир Йосыпов тормышы һәм батырлыгы турында төшерелгән кинофильм исеме. Шушы картинаның премьерасын карар алдыннан, кайберләргә аның белән истәлеккә фотога төшү бәхете дә елмайды. Моңа ачык дәлил – Сафаҗайның уңышлы фермеры Хасыл Камалетдинов бу мөмкинлектән уңышлы файдаланды.

– Дамир Йосыпов – бөтен татарның горурлыгы. Шуңа аның турында төшерелгән фильмны җыен программасына кертә алуны зур сөенеч дип кабул иттек, – диде БТК ның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сеанс алдыннан җыен делегатларына Дамир Касим улын күрсәтеп.

– Бөтенроссия татар авыллары эшмә- кәрләре белән күрешергә мин бик шат. Әсезгә тәкъдим ителәчәк фильм минем тор- мышымдагы чын вакыйгалар белән сугарылган. Шуңа сәгать ярым дәвам итәчәк безнең очышта сез минем турында күп нәрсә белерсез, – диде Россия Герое.

Исегезгә төшерәбез: 2019 елның 15 августында Airbus А321-211 очкычы Дамир Йосыпов җитәкчелегендә 233 пассажир белән Мәскәүнең Жуковский аэропортыннан Симферопольгә юл алмакчы була, тик күтәрелү көе очкычка кошлар көтүе бәрелә һәм судно аварияле посадка ясарга мәҗбүр була. 16 тонна ягулык белән очкычны җиргә утыртып, йөзләгән кешенең гомерен саклап калганы өчен Дамир Юсуповка Россия президенты Владимир Путин Герой исеме бирде дә.

Бизнес-кейс

Пленар утырыш алдыннан берничә мәйданчыкта, гадәттәгечә, мастер-класслар булып үтте.

Быелгы татар эшмәкәрләре җыенында тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри кәсебеңдә заманча мөмкинлекләрдән файдаланып, белемеңне камилләштерү буенча секцияләр шулай ук аерым мәйданчыкларда оештырылса да, алар яңа формада һәм яңа форматта оештырылган иде. Катнашучыларның һәрбересе, үз тәҗрибәсеннән чыгып, кодрәтеннән килгән очракта үз кулланышына нинди заманча яңалык кертер иде, дигән теләген ачып сала һәм дәлилли алды. Оренбург өлкәсе һәм безнең кайбер делегатлардан тупланган түгәрәк өстәлнең “авыл хуҗалыгы министры” итеп сайланган Шөбиле эшмәкәре һәм фермеры Фаил Арифуллин җитәкчелегендәге шушы “компания” әлеге “Бизнес-кейс” мәйданчыгында иң уңышлы дип табылды.

Эшмәкәрләр “уены” тәмамлангач, Фаил Харисович секциябезнең төп докладчысы, “Техноарск” ОООсының генераль директоры Назип Гатауллин белән аерым очрашып сөйләште. Бу компания металлдан оригиналь конструкцияләр ясый һәм шул исәптә терлекчелек корылмалары өчен дә. Шуны күз уңында тотып, безнең фермер үз милкендә булган элекке колхоз дворларын заманча реконструкцияләү турында белеште.

Хәзер ул сарыклар үрчетә, атлар тота һәм иген белән шикәр чөгендере җитештерә. Кем белә, бәлки якын киләчәктә Шөбиледә сөтбикәләр тавышы да ишетелә башлар. Шуны әйтергә кирәк, Фаил Харис улы бер шундый җыенга барып, иген комбайннары алып кайткан иде. Бу юлы да яңа идеяләр, яңа элемтәләр туплады.

Бердәмлектә – безнең көч!

Шулай диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләренең пленар утырышында. Ул татар авылларының тотрыгы булган эшмәкәрләр белән кабат очрашуына шат булуын белдерде һәм кайларда гына булса да, җирле татарлар белән очрашырга, урыннарда аларның теге яки бу мәсьәләләрен хәл итүдә булышырга тырышуын искәртеп узды һәм чыгышының ахырында төбәкләрдән килгән милләтпәрвәрләргә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Ә моңа кадәр Рөстәм Нургалиевич “Татар базары” күргәзмәсе белән танышып чыкты, аннары пленар утырышта Чувашстан, Башкортостан Республикалары, Пермь һәм Ставрополь крайлары, Санкт-Петербург шәһәре, Төмән һәм Түбән Новгород өлкәләре делегатлары чыгышларын тыңлады. Безнең сафаҗайлы Айдар Абдуллов чыгышын үзенчәлекле итеп башлады: җыен президиумы әгъзаларына һәм делегатларына 5 баласының да җылы сәламнәрен җиткерде һәм берничә гаилә белән булдырган хәләл ярымфабрикатлар җитештерү предприятиесе турында җентекләп сөйләде, үз товарлары белән башка төбәкләргә чыгарга теләге барлыгы турында әйтте һәм татар балаларының рус теленә күчеп баруы турында борчуын белдерде.

Ә Татарстан Рәисе пленар утырыштан чыгып барышлый безнең милли көрәш буенча өлкә федерациясе президенты, Сергач татарлары лидеры Ирфан Шаипов белән элекке дусларча шат кына күреште, рәхәтләнеп фотога төште.

Әйткәнебезчә, бу җыен безнең делегация өчен аеруча да уңышлы һәм файдалы булды: күпләр төрле идеяләр, тәҗрибәләр белән коралланып кайтты һәм аларны үзебездә уңышлы кулланырлар дигән өметтә калабыз. Ә Татарстан Республикасына, шәхсән аның рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына, шәхсән аның милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка Түбән Новгород өлкәсе делегациясе, шәхсән аның җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев исеменнән олы рәхмәт белдерәбез.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*