tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” укытучыларын бүләкләде
Данис Шакиров “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” укытучыларын бүләкләде

Данис Шакиров “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” укытучыларын бүләкләде

Бүген “Әкият” курчак театры бинасында “Ел укытучысы – 2023” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров сәламләде.

– Ихластан бәйгедә җиңүчеләрне котлыйм! Әлбәттә, татар дөньясы үзәге – Татарстан, ә мәркәзе аның – Казан. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашлары Татарстанга, Казанга төбәлгән. Бу бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән татар теле укытучылары катнашты. Татар дөньясы өчен әлеге укытучылар зур терәк. Алар ана телен укыту белән генә үзләрен чикләмиләр. Алар милләт баласын тәрбиялиләр, балаларга татар икәнен өйрәтәләр, бердәм татар милләте варислары икәнен аңлаталар. Мин аларга зур рәхмәтемне белдерәм, – дип тәбрикләде ул мөгаллимнәрне һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Укытучыларга “Күңелем – игелектә”, “Милли традицияләрне саклаучы”, “Укытучы – иҗатчы”, “Һөнәргә тугърылык”, “Өметле киләчәк”, “Педагогик сәләт”, “Традицияләр һәм яңалыкка омтылыш”, “Заман укытучысы”, “Иҗат һәм яңалыкка омтылыш”, “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Максатка ирешүдә ныклык”, “Күңелем – игелектә”, “Эрудиция һәм иҗади фикер”, “Педагогик өметләр” номинацияләре бирелде.

Бәйгедә беренче урынны Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 гимназиясе укытучысы Алинә Шәгәрәева яулады. Саратов шәһәре милли (татар) гимназиясе укытучысы Роза Ибраһимова һәм Бөгелмә шәһәре 2 нче лицее укытучысы Гөлназ Хәйбуллина икенче урынны яуладылар. Өченче урынга исә Киров өлкәсе Иске Пенәгәр урта мәктәбе укытучысы Раилә Батыркаева, Кукмара шәһәре Булатов исемендәге күппрофильле лицее укытучысы Руслан Гайнанов лаек дип табылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*