tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск эшмәкәрләре Йолдыз авылына йорт комплекты җибәрде
Ульяновск эшмәкәрләре Йолдыз авылына йорт комплекты җибәрде

Ульяновск эшмәкәрләре Йолдыз авылына йорт комплекты җибәрде

8 нче май иртәсендә Курган өлкәсендәге Йолдыз авылы тулысынча диярлек янып бетте. Бары тик мәчет, берничә йорт, мәктәп һәм мәдәният йорты гына калды. Бүгенге көндә авылда төзелеш эшләре бара.

Ульяновск эшмәкәрләре Йолдыз (Эчкен) авылына йорт комплекты җибәрде. Әлеге комплект бүген Йолдыз авылына килеп җитте, иртәгә төзелеш эшләре башланачак.

Шулай ук Йолдыз авылында йортлар төзүләрне үз өстенә Төмән өлкәсе, Самара өлкәсе, Нижневартовск, Оренбург эшмәкәрләре, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте, Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте, “Татнефть” ширкәте  алганнар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*