tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 98 яшьлек сугыш ветераны: Заманында Шаһинур Мостафин, Заһид Мәхмүди, Риман Гыйлемхановлар белән еш аралашып тордым
98 яшьлек сугыш ветераны: Заманында Шаһинур Мостафин, Заһид Мәхмүди, Риман Гыйлемхановлар белән еш аралашып тордым

98 яшьлек сугыш ветераны: Заманында Шаһинур Мостафин, Заһид Мәхмүди, Риман Гыйлемхановлар белән еш аралашып тордым

Газетада Габделвахит Шәмсетдинов турында күп кенә мәкаләләр басылып чыга, үзе дә алдынгы хезмәтчәннәр, күңелен борчыган проблемалар хакында язмалар әзерли торган була.

98 яшьлек Габделвахит абыйның өстәлендәге биш-алты төр газета арасында үзебезнекен күргәч, күңел аеруча сөенеп куйды.

— Кызым, колагым юньләп ишетмәсә дә, яхшы күрәм, — дип башлады ул үзенең сүзен. — Шуның өчен газеталар килгәч, иң элек барлык битләрен яхшылап карап чыгам, соңыннан һәрберсен җентекләп укырга керешәм. Күзлек кимим. Районныкына да, республиканыкына да язылам. Хәтта кышка балалар шәһәргә алып киткәч тә, “Хезмәт даны«н юксына, сагына башлыйм. Дөрес, анда да бар ул газета-журнал, әмма үзебезнең районныкы монда гына килә бит. Шуның өчен аларын җыеп укырга туры килә.

Ветеран сугыштан соң колхозда эшли. Урып-җыю вакытында район газетасы журналистлары басу-кырларга аеруча күп йөри торган була. Габделвахит абый сөйләве буенча, 1965 елда район Сабадан бүленгәннән соң, «Хезмәт даны» газетасын чыгаруны оештырган, редакция белән 20 елдан артык җитәкчелек иткән Әхмәт Фәтхуллин да аны бик якын иткән.

— Берсендә басуга иптәш Фәтхуллин белән бергә журналист Нурулла Шәрифуллин да килде. «Син комбайнда эшлисең. Шул турыда язма әзерлә әле», — ди болар. «Ярар, тырышырмын», — дим. Шактый уйланып йөрдем дә ашлык ташучы шоферларны мактап мәкалә яздым. Мөхәрриргә ошагач, тагын да канатланып иҗат итә башладым, — дип искә ала ул тәүге тапкыр каләм тибрәткән вакытларын. — Мәрхүм язучы, журналистлар Шаһинур Мостафин, Заһид Мәхмүди, бүгенге көндә дә республика газетасында актив иҗат итүче Риман Гыйлемханов белән дә еш аралашып тордым. Газетаның элеккеге мөхәррире Расим Ризванов та минем һәм гаиләм турында шактый язмалар бастырган иде. Ул да арабызда юк бит.

Габделвахит Шәмсетдиновның кулында мәрхүм улы Заһид абый туплаган папка. Ул анда әтисе язган һәм аның турында төрле елларда газетада чыккан язмаларны җыйган. Битләре саргаеп беткән газета кисемтәләренең кайсын гына алып карама, һәммәсе ветеран өчен кадерле:

— И-и-и, менә монысын мин комбайнда эшләгән вакытта язган булганнар, хәтта рәсемем дә бар. Ә менә монысында егетләр белән техника ремонтында төшкән фото чыккан. Кызым, кара әле бер генә, комбайнчылар ярышында да беренче урынны алган булганмын бит. Аны да игътибардан читтә калдырмаганнар. Бер елны райком секретаре җәмәгатем белән мине бүләкләгән иде. «Пар аккошлар» дигән исем астындагы язманы да укыган саен укыйсы килеп тора…

Әңгәмәдәшем белән ике сәгатькә якын шулкадәр җылы, рәхәт итеп аралаштык. «Район газетасыннан бик канәгатьмен. Барлык язмалар да ошый, кызлар-егетләргә рәхмәт, — диде ул саубуллашканда. — „Хезмәт даны“ озын гомерле булсын».

Ветеран җәйне Түбән Камада яшәүче кызы Заһидә ханым белән авылда үткәрә. «Мин аны кайвакыт газеталардан аера алмыйм, — ди ул. — Берсендә: „Әти, ял ит бераз, билең авырта башлый бит“, — дип, өстәл артыннан торгызып, бүлмәсенә кертеп җибәргән идем. Бераздан хәлен белим әле, дисәм, караватына кырын ятып, газетага төбәлгән. Менә шундый тынгысыз кеше инде ул безнең әти».

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*