tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычның «Ак җилкән» халык театры «Йөрәк маем» спектаклен куйды
Кайбычның «Ак җилкән» халык театры «Йөрәк маем» спектаклен куйды

Кайбычның «Ак җилкән» халык театры «Йөрәк маем» спектаклен куйды

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Йөрәк маем» комедиясен дә халык яратып кабул итте. Ул якынлашып килүче район туган көне уңаеннан куелды.

Спектакльнең афишасына «Килегез, күрегез, кызык була, белегез!» дип язылган иде.

Комедия бүгенге көндә бик актуаль һәм әле озак еллар шундый булып калыр, мөгаен. Чөнки ул гаилә, гореф-гадәтләр, көнкүреш, йолалар темасына кагылышлы.

Бу әсәр бер-беребезгә игътибарлы булу, тормыш юлында юлдашыңны ишетә һәм тыңлый белү, тату яшәү турында уйланырга мәҗбүр итә.

Рольләрне режиссер-сәхнәгә куючы Светлана Зиядиева, Ләйсән Шамилова, Алинә Хәйретдинова, Лилия Вәлиуллина, Наил Галиев, Марсель Садриев, Айгөл Хәйретдинова, Резидә Гайнетдинова башкарды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысына да, матур спектакль күрсәтеп, тамашачыларны ял иттерүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Комедияне карарга Буа дәүләт драма театры артисты Айгөл Сәгыева да килгән иде. Ул безнең артистларның оста уйнавын әйтте, кайбычлыларны үзләренең тамашаларына чакырды.

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*