tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы студентлары ассоциациясе активы Г.Тукайның туган ягында булып кайтты
Бөтендөнья татар конгрессы студентлары ассоциациясе активы Г.Тукайның туган ягында булып кайтты

Бөтендөнья татар конгрессы студентлары ассоциациясе активы Г.Тукайның туган ягында булып кайтты

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан ел саен уздырылып килүче Тукай көннәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы студентлары ассоциациясе активы шагыйрьнең туган ягында, Арча районы Кушлавыч һәм Кырлай авылларында, экскурсиядә булып кайтты.

ХМАО, Башкортстан Республикасы, Ульян, Чиләбе һәм Курган өлкәләреннән Казанга укырга килгән 1 курс студентларыбыз Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар.

Арча районы территориясенә кергән бу авыллар – Габдулла Тукайның балачак биографиясендәге төп урыннар. Биредә бүгенге көндә дә шагыйрьнең тормышына кагылышлы истәлекле биналарны саклыйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*