tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстан коткаручылары Оренбург халкына булыша. Фаҗигага эчтән караш

ВИДЕО: Татарстан коткаручылары Оренбург халкына булыша. Фаҗигага эчтән караш

Без икенче атна рәттән Курган, Төмән һәм Оренбург өлкәләрендәге хәлне тетрәнеп күзәтәбез. Соңгы дистә еллар эчендә язгы ташуның мондый фаҗигага китергәне юк иде. Әле дә Оренбург өлкәсендә 15 мең торак йорт су эчендә. 17 300 кеше күчерелгән урында яши. Ташуның иң катлаулы чоры узды кебек тоелса да, халык өчен аянычы башлана гына. Алар өйләренә кайтып, күпме мал-мөлкәтне югалтуын күрәчәк.

Дамба ныгыту, йөри алмаган кешеләрне чыгару, мал-туарны коткару. Болар барысы да – Татарстанның үзендә гуманитар йөк җыю кебек үк – мондагы халыкка иң кирәк ярдәм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*