tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда балалар катнашында әдәби-музыкаль кунакханә узды
Тубылда балалар катнашында әдәби-музыкаль кунакханә узды

Тубылда балалар катнашында әдәби-музыкаль кунакханә узды

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган “Әдәби-музыкаль кунакханә” Тубыл шәһәренең 14нче мәктәп структура бүлекчәсе-балалар бакчасында үтте.

Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, 14 нче урта гомуми белем бирү мәктәп директоры Светлана Айсина, өлкән тәрбияче Вера Прохорова, оештыручылар Айгөл Мирзаянова, Асия Маняпова, педагог—психолог Надежда Куприна, шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнысова, әгъзалары Равиля Фазылова, Нәсимә Корманова, Фәния Мелибаева катнаштылар.

Айгөл Явдәт кызы:”Чарага әзерлек алдан башланды. Балаларны Габдулла Тукайның биографиясе, аның әсәрләре белән таныштырдык, “Су анасы”, ”Шурәле” мультфильмнарны күрсәттек. Бу әкиятләр буенча балалар рәсем ясадылар, шигырьләр ятладылар. Шигырьләрнең мәгънәсен аңлап, сәнгатьле сөйләделәр. Йомгаклау чарасында шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнысова һәм әгъзалары катнаштылар. Айсылу ханым “Бишек җырын” җырлады. Алып баручылар Г.Тукай турында сөйләгәннән соң рәсемнәр бәйгесендә катнашучы балаларга татлы күчтәнәчәләрен тараттылар.

Кунакларның һәр чыгышын балалар җылы каршы алдылар. “Речецветик” төркеме балалары кунаклар, тәрбиячеләр белән бергә Г.Тукайның “Туган тел” ен татар һәм рус телендә җырладык. Түбәтәй һәм калфаклар киеп, милли киемнәрдә булган балалар, аларның иҗади эшләре, чарада яңгыраган җырлар күңелләребездә горурлык хисләрен уятты,-дип сөйләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыручы Айгөл Мирзаянова, Асия Маняпова, аларны хуплаучы мәктәп җитәкчесе Светлана Айсина мактауларга лаеклылар.

Чарада мәктәп директоры Светлана Александровна Айгөл Явдәтовнага шәһәр башлыгы Максим Афансьевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Халкыбызның телен, йолаларын, мәдәниятен, күренекле шәхесләрен барлап яшь буынга тапшыру максаты белән оештырылган чара матур үтте. Кунакларны милли ризыкллар тулы чәй табынына чакырдылар. Мәктәп җитәкчесе С.А.Айсина балалар, укучылар белән дә эшләүче “Ак калфак” шәһәр хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысовага, әгъзаларына рәхмәтләрен әйтте, мәктәп исеменнән аларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

                                                      Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*