tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә футбол буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә турнир үтте
Самара өлкәсендә футбол буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә турнир үтте

Самара өлкәсендә футбол буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә турнир үтте

21 апрель көнне Самара өлкәсенең Камышлы авылында татар авыллары арасында футбол буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә турнир үтте.

Ачылыш тантанасын Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов ачып җиберде. Ул катнашучылырга зур рәхмәтен белдерде һәм Камышлы авылында сакланып килгән татар мохитенә сокланды. Киләчәктә шушы җирлектә милли спорт төрләре буенча Спартакиада үткәрү теләген дә белдерде. Шулай ук ачылыш тантанасында Камышлы муниципаль районының мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе  Ризидә Тухбатшина, “Фортуна” спорт базасы җитәкчесе Рамил Якупов да катнаштылар.

Барлыгы Камышлы районы җирлегеннән 7 авыл командасы катнашты. Уеннар бик кызыклы һәм киеренке хәлдә узды.

Беренче урынна “Фортуна” Камышлы авылы егетләре алды, икенче урында Иске Ярмәк авылы яшьләре, өченче урынны – Камышлы авылы ветераннары яулады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*