tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе “Биләр” мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге лагерь эшли
Ульяновск өлкәсе “Биләр” мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге лагерь эшли

Ульяновск өлкәсе “Биләр” мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге лагерь эшли

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагындагы “Биләр” мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен җәй буе сәламәтләндерү лагере эшли. Менә шушы көннәрдә генә анда ике атналык курсларның беренче сменасы тәмамланды.

Ямьле табигать кочагында урнашкан мәдрәсәдә шәһәребез һәм өлкәбезнең төрле районнарыннан җыелган ир балалар ике атна дәвамында ислам дине нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнәләр. Ә дәресләрдән соң, ягъни көннең икенче яртысында аларны шәһәребез музейларына экскурсия һәм Идел елгасы буйлап теплоходта сәяхәт көтә, шулай ук якындагы урманга саф һава суларга да йөриләр. Мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр төрле спорт чаралары да оештыра. Татарча көрәш буенча мастер-класс, футбол, волейбол, өстәл теннисы, уктан ату, дартс уеннары малайларның күңеленә аеруча хуш килә.

“Балалар бик тә теләп динне дә өйрәнәләр, рәхәтләнеп ял да итәләр. Биредә алар яшьтәшләре белән аралашып, яңа дуслар табалар. Иң мөһиме – җәйге ялларын файдалы итеп үткәреп, рухи-әхлакый, дини тәрбия алалар, фани дөньяда изгелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып яшәү серләрен үзләштерәләр”,- ди “Биләр мәдрәсәсе мөгаллиме Али хәзрәт Даньялов.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*