tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан районының Вахит авылында Авыл көне узды
Югары Ослан районының  Вахит авылында Авыл көне узды

Югары Ослан районының Вахит авылында Авыл көне узды

Югары Ослан районының бердән -бер татар авыллары җирлегендәге Вахит авылында 3 июль көнне бик эчтәлекле Авыл көне Сабантуй форматы итеп уздырылды. Уткән ел ул безнең җырлар- биюләр белән генә курсәтелгән иде. Быел исә ул- Сабантуй кысасында уткәрелә торган барлык чараларны да кертеп оештырылды. Әйтеп уткәнемчә, районыбыз авылларында соңгы 26 ел дәверендә милли Сабантуй бәйрәме уткәрелмәде. Инде менә киләсе елларда да дәвам итәрбез дип, Сабантуй буласы урынга , беркетелгән сәхнә, утыргычлар, баганалар куелды.

Бу эшләрдә Ак калфак оешмасы белән бер рәттән клуб, китапханә хезмәткәрләре бик актив оештыручылар булдылар. Аларга Ак калфак җирле оешмасыннан рәхмәт хатлары, районыбызның 90 еллыгы буләкләре тапшырылды. Ә инде Сабантуйның төп оештыручысына, авыл җирлеге башлыгына район Бөтендөнья татар конгрессының район булекчәсеннән рәхмәт хаты бирелде. Бәйрәмне халык бик теләп, көтеп алганы куренеп тора, яңгыр явып утсәдә, өйләренә таралырга ашыкмады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*