tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә узган Сабантуеннан соң уйланулар…
Мөслимдә узган Сабантуеннан соң уйланулар…

Мөслимдә узган Сабантуеннан соң уйланулар…

Минем күңелемне Сабантуй мәйданы бизәлеше җәлеп итте. Югары дәрәҗәдә эшләнгән иде. Мөслим районы кунакларга үзләренең җирлегендә яшәгән халыкның тормыш-көнкүрешен, бүгенге көндәге эшчәнлекләрен сәнгати югарылыкта күрсәтә алды. Актаныш районы мәйданга килүчеләрне узган гасырларга алып кайтты. Театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Элек-электән сәүдәгәрләре белән дан тоткан Кукмаралылар үзләренең җитештерелгән товарларын күрсәтте. Һәрбер районның Татар авылы күренешен зәвык белән күрсәтүе үрнәк итеп алырлык иде. Сабантуй мәйданының ике ягында исә, “Татар базарлары” эшләде. Ул  сәүдәгәрлек, меценатлыкка җирлек барлыгын күрсәтте.

Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туена Россия кооперация университеты үзеннән өлеш кертте, дисәк бер дә ялгыш булмас. Сабантуйда Россия кооперация университеты ректоры Алсу Рөстәм кызы Нәбиева җитәкчелегендәге 20 кешелек делегация катнашты. Сабантуй мәйданында чит ил, Россия кооператорлары катнашында телевизион күпер оештырылган иде. Казан кооператив институты осталары тарафыннан әзерләнгән Татар халык ашлары тәкъдим ителде. Икенче мәйданда фотога төшергә теләүчеләргә сәнгати югарылыкта фотозона эшләде. Анда Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенең 20 гасыр башларына караган экспонатлары да куелган иде. Хәтта үзебезгә бирелгән җирлекне бизәр өчен Казаннан печән дә алып барган идек. Викторина оештырылды. Җиңүчеләргә махсус бүләкләр, Тукай (Апуш) түбәтәе, калфак, Әлфия Авзалова китабы, чәк-чәкләр, Габдулла Тукай шигырьләреннән ясалган портретлар. Шулай ук Сабантуйга килүчеләргә “Кооперациягә 190 ел” дигән баш киеме, вейерлар таратылды.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*