tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан районнарындагы җирле оешма җитәкчеләре белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан районнарындагы җирле оешма җитәкчеләре белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан районнарындагы җирле оешма җитәкчеләре белән очрашу узды

7 июльдә Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан районнарында БТК Башкарма комитетының җирле оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды. Утырыш ZOOM платформасында үткәрелде.

Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе, шулай ук БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде.

Киңәшмәдә беренче яртыеллыкка йомгак ясалды һәм 3 кварталга эш планы төзелде.

Очрашуда шулай ук күчмә утырышларны оештыру, «Милли Җыен» чарасын үткәрүгә әзерлек һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган чаралар оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*