tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә «Авылым мәчетенең тарихы» конкурсының нәтиҗәләре билгеле
Ульяновск өлкәсендә «Авылым мәчетенең тарихы» конкурсының нәтиҗәләре билгеле

Ульяновск өлкәсендә «Авылым мәчетенең тарихы» конкурсының нәтиҗәләре билгеле

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасын «Авылым мәчетенең тарихы» конкурсының нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Өлкә ифтарында «Авылым мәчетенең тарихы» дип аталган конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булуы уңаеннан Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте, «Сембер» бизнес-клубы һәм «Өмет» газетасы редакциясе тарафыннан «Авылым мәчетенең тарихы» дигән темага мәкаләләр конкурсы игълан ителгән иде.

Конкурска өлкәнең төрле районнарыннан кыска гына вакыт эчендә ике дистәгә якын хат килә. Эш авторлары туган авыллары мәчетләренең тарихы һәм бүгенге тормышы турында гыйбрәтле, мавыктыргыч итеп язалар.

Конкурс комиссиясе алар арасыннан аеруча бай эчтәлекле язмаларны сайлап алды һәм җиңүче итеп таныды. Аларга өлкә ифтарында диния нәзарәте, «Сембер» бизнес-клубы һәм «Өмет» газетасы редакциясенең дипломнары белән кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*