tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Сабада яңа «Хәтер бакчасы» барлыкка килде
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Сабада яңа «Хәтер бакчасы» барлыкка килде

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Сабада яңа «Хәтер бакчасы» барлыкка килде

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Сабада яңа “Хәтер бакчасы” барлыкка килде. Агачлар аллеясы Тынычлык урамындагы 9 йорт каршысында урнашкан.

Районның оешма, предприятие җитәкчеләре Җиңү парадыннан соң  эш кораллары  белән бирегә юнәлде. Булачак Хәтер бакчасында агачлар утырту өчен 250ләп урын билгеләнгән  иде.

Ул көнне яңа  бакчага туя, тау нараты, алмагачлары утыртылды. Әле алдагы көннәрдә аллея тагын да тулыланачак. Һәркем үсентеләр матур булып үсеп китсен һәм тирә-якны ямьләндерсен дигән теләк белдерде.

saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*