Ульяновскида шәһәр һәм өлкә районнарында гомер итүче игезәкләр арасында «Игезәкләр» дигән фестиваль-конкурс оештырылган. Төрле милләт вәкилләре арасында игълан ителгән әлеге чарада 36 игезәк катнашкан һәм шуларның тугызы финалга чыгып, иҗади сәләтләрен күрсәткән. Бу хакта Ульяновск өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итә.
«Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән иде, шулай да, яшьләр күбрәк теләктәшлек белдерде. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Игезәкләрнең күпчелеге бер үк тармакта эшли — икесе дә тәрбияче, шәфкать туташы, спорт өлкәсендә хезмәт куя. Шунысы да игътибарга лаек: игезәкнең берсе авырса, икенчесе дә авырып китә икән. Тарихны да өйрәндем, Ульяновскиның аерым авылларында күпләп туучы игезәкләр бар», — диде ул.
Рәмис Сафин конкурсны үткәрү идеясенең 2020 елның саннарына бәйле булуын әйтте. «Моннан тыш, гаиләмнең нәселендә дә игезәкләр күп: әтием һәм апамның игезәкләре бар. Бәйгедә катнашучыларны жюри әгъзалары бию һәм шигырь сөйләү кебек иҗади номерларыннан чыгып бәя бирде. Соңыннан игезәкләрнең фотоларыннан торган күргәзмә дә ачылды», — диде рәис.
Аның сүзләренчә, җиңүчеләргә кубок, акчалата премия, китаплар һәм диплом бирелгән. «Әлеге фестиваль-конкурс Ульяновск губернаторы Сергей Морозов биргән акчага узды. Төп оештыручылар: Ульяновск татар мәдәният үзәге һәм өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе», — диде Рәмис Сафин.