tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наилә Гәрәевага 80 яшь
Наилә Гәрәевага 80 яшь

Наилә Гәрәевага 80 яшь

Бүген 18 ноябрь көнне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гәрәева Наилә Хәким кызының туган көне – 80 яшьлек юбилее.

Наилә Гәрәева 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Ул сәхнәгә театр яшь актрисаларга мохтаҗ чагында килә. Беренче тапкыр 1960 елда Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге яшьлек дәрте белән иҗат иткән 18 яшьлек Рәхилә роле белән үк театр йолдызына әверелә. Бер-бер артлы Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем — Әсәл», Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы»нда – Зөбәйдә, Хәй Вахитның «Рәхим итегез» пьесасында – Зәйтүнә образларын иҗат итә.

Хөрмәтле Наилә Хәким кызы, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Сезгә саулык-сәламәтлек һәм иминлек телибез. Тагын озак еллар театр сәнгатен сөючеләрне шатландырып бәхеттә яшәгез. Бәйрәмегез белән Сезне!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*