Татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел булды. Шул уңайдан Николаевка районы Зур Чирекле авылы мәктәбендә бәйрәм кичәсе оештырылган иде.
Яраткан шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстанның хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп сулар акканда, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага дүрт ай булганда — әтисе, өч яшь тә тугыз ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була. Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, оядан-ояга күчеп, авылдан-авылга йөреп, Тукай үзенә җылылык, сыеныр урын эзли. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Җаек (Уральск) шәһәрләрендә уза.
Ул “Исемдә калганнар“ әсәрендә болай дип яза: «…Мин кышкы көннәрдә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!»- дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән… Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым…»
Тукай бик иртә, 27 яшендә үлсә дә, әдәби мирасы – бик күп китаплары кала, аларны төрле буын кешеләре хәзер дә яратып укый.
Бөек шагыйребез истәлегенә багышлап, Зур Чирекле урта мәктәбендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Әкият геройлары булып киенгән балалар әдипнең шигырьләрен матур итеп сөйләделәр, әсәрләрен оста сәхнәләштерделәр. Балаларның зәвыклы итеп тегелгән милли татар костюмнары, сәхнәдә урын алган читән, чүлмәк һәм чуен – Тукай заманындагы күренеш һәркемдә соклану тудырды. Әдәби-музыкаль кичә балаларда да, ата-аналарда да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Кичәне оештырырга һәрьяклап булышкан өчен барлык әниләргә һәм авылдашларыбызга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Бәйрәм кичәсе “Туган тел” җыры белән тәмамланды.