tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә мөслимәләр өчен​ ​ Идел буйлап сәяхәт​ оештырылды
Ульяновск өлкәсендә мөслимәләр өчен​ ​ Идел буйлап сәяхәт​ оештырылды

Ульяновск өлкәсендә мөслимәләр өчен​ ​ Идел буйлап сәяхәт​ оештырылды

Ульяновск өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова мөслимәләр өчен​ ​ Идел буйлап сәяхәт​ оештырды.

Анда күренекле​ шәхесләр —​ Казанның​ “Милләт” нәшрияты җитәкчесе, 28 ел дәвамында “Татар-мөселман календаре”н нәшер итүче, үзе дә китаплар авторы, танылган журналист​ Фәния​ Хуҗахмәт, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, мөгаллимә Нурия Татлыева катнаштылар һәм​ милләттәшләребезнең милли үзаңын үстерү, балаларга ана телен өйрәтү​ дигән​ темаларга бик тә эчтәлекле​ чыгыш ясадылар.

Шулай ук октябрь аенда узачак халык санын исәпкә алу буенча да төпле киңәшләрен бирделәр.​ Очрашу барышында «Өмет» газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына подписка​ рәсмиләштерергә дә мөмкин иде.​ Мөслимәләребез​ шундый күңелле​ һәм​ эчтәлекле​ сәяхәтне​ ​ оештыручы​ мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлековага ​ ​ олы рәхмәтләрен​ ​ ирештерделәр.

“Өмет” Ульяновск өлкәсе татар газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*