tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан котлавы

Кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар!

Бөтенднөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу көн – тәүге тапкыр  кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф укучылары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп һәм борчылып балаларын озатып калган әти-әниләр, әби-бабайлар өчен зур бәйрәм.

«Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә», –  ди татар халык мәкале. Элек-электән татарлар белемгә омтылучы, китап яратучы халык булулары белән аерылып торган. Бүгенге көндә дә шушы кыйблабыздан тайпылмыйча тырышып белем алырга, яңа үрләргә ирешергә язсын.

Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләр алып килсен.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                               В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*