tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү
Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү

Ульяновск өлкәсенең Мәгариф үсеше институтында татар теле укытучыларының традицион август киңәшмәсе узды. Онлайн форматта оештырылган киңәшмәдә мөгаллимәләр балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Институт студиясендә Ульяновск шәһәре мәктәпләренең татар теле укытучылары өлкәнең унбиш районындагы ана теле укытучылары, түгәрәкләр һәм факультативлар җитәкчеләре белән интернет челтәре аша аралаштылар. Чыгыш ясаучылар озын докладлар укып, үз эшләре турында хисап тотып ялыктырмады. Алар ирекле форматта гаиләдә бала тәрбияләү, күп милләтле мохиттә аралашу, сыйныфтан тыш чараларда  татар телен өйрәтү алымнары хакында сөйләштеләр.

Мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова 2020-2021 нче уку елында башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин яңа уку елы алдыннан Казаннан татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре кайтарылуы һәм озакламый һәр мәктәпкә таратылачагы турында хәбәр итте. Ул шулай ук башлангыч сыйныф балалары өчен федераль татар милли-мәдәни автономиясе чыгарган “Сабантуй” дигән өстәл уенын укытучыларга тәкьдим итте. Автономия җитәкчесе Мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинованы күптән түгел генә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булуы уңаеннан котлады. Ульяновск шәһәре 55 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Кәримова “Габдулла Тукай әсәрләрендә рухи-әхлакый тәрбия темасы”на тукталды. Ә Барыш районы Калда урта мәктәбенең ана теле укытучысы Эльза Хөснетдинова “Гаяз Исхакый әсәрләрендә гаиләнең тәрбия бирүдә роле” дигән теманы яктыртты. Димитровград шәһәре Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина “Сәгыйров укулары” төбәкара фәнни-практик конференциясен үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирүдә әлеге чараның роле турында сөйләде. 166 нчы “Росинка” балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Шамионова мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рухи-әхлакый тәрбияләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Николаевка районы Зур Чирекле мәктәбеннән Нәсиха Ягудина, Ульяновскиның 28 нче мәктәбеннән Фәния Миннебаева, Карсун районы Нугай иле авылы мәктәбеннән Равия Юсупова, Иске Кулаткының Россия Герое Рәфәгать Хабибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбеннән Әлфия Заитова һәм Иске Кулаткы районы Урта Терешка мәктәбеннән Гөлсинә Измайлова үзләренең чыгышларында ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү алымнары турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

Әлеге сөйләшүдә өлкәнең Мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев катнашты. Ул узган уку елында зур уңышларга ирешкән, балалары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җинеп чыккан укытучыларга өлкә мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Карсун районы Нугай иле урта мәктәбеннән башлангыч класс укытучысы Гөлнара Хөснетдинова, 166 нчы “Росинка” балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Шамионова, Барыш районы Калда урта мәктәбеннән башлангыч класс укытучысы Әнилә Волкова һәм Ульяновскиның 64 нче мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзифа Кузнецова бар иде.

Р. Нигъмәтле

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*