tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Америка татарлары табигатьтә ял итәргә җыелачак
Америка татарлары табигатьтә ял итәргә җыелачак

Америка татарлары табигатьтә ял итәргә җыелачак

2-6 сентябрьдә Америка Кушма Штатларында яшәүче милләттәшләребез Пенсильвания штатындагы принц Галлицин паркында кемпингка җыела.

«Бу — быелга соңгы кемпинг. Алтмышка якын кеше килер дип уйлыйм. Анда күл дә, футбол, волейбол мәйданчыклары да — бөтен уңайлыклар бар. Милләттәшләр, туганнар, дусларның барысын да көтәбез», — диде Америкада яшәүче татар активисты Ильмир Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, быел мондый очрашулар булган инде. «Июньдә дә ял иттек. Ул вакытта 70-80 кеше җыелган идек. Пешекче дә килгән иде. Ул чакта балалар өчен кечкенә генә Сабантуй да уздырдык», — диде Ильмир Әхмәтҗанов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*