Ульяновск шәһәренең милли китапханәсендә драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. «Сүнмәс йолдыз» дип аталган әлеге кичәгә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары – Татарстанның халык артисты, җырчы Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Нәҗмиева һәм театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәровлар чакырулы иде. Кичә барышында Тинчурин театры турында фильм курсәтелде.