tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы Башы мәдәният йорты “Кайсыгызның кулы жылы” акциясенә кушылды
Чаллы Башы мәдәният йорты “Кайсыгызның кулы жылы” акциясенә кушылды

Чаллы Башы мәдәният йорты “Кайсыгызның кулы жылы” акциясенә кушылды

Чаллы Башы мәдәният йорты оештырган “Кайсыгызның кулы жылы” акциясенә авыл халкы бик актив кушылды. Бинабызда, авыл йортларында шушы берничә көн эчендә әллә ничә дистә җылы оекбашлар бәйләнде. Бөтен оекбашларга күңел җылысын өстәп, хатлар салынды.

Өчпочмаклы солдат хатлыры…
Тарихтан укып кына белә идек мондый хатларны! Фронт хатлары. Сугыш елларында күпме язылган һәм җибәрелгән алар! Орудиеләр үкергәндә яисә кыска гына тынлык вакытларында солдатлар язган, вакыт үтү белән уңып һәм саргаеп беткән кыр почтасы штемпельләре белән килгән хатлар. 1941-1945 елгы хатлар. Ниндидер бер тарихи романнан яисә кинофильмнан гына кебек тоела иде күңелгә алар.

Инде менә башка эчтәлектәге хатлар. 2022 нче елның өчпочмаклы хатлары. Балаларыбызның яугирләргә язылган хатлар. Тыныч тормыштан, хәрби хәрәкәтләрдә булучы абыйларга, әтиләргә, туганнарга – солдат абыйга атап язылган хатлар. Клуб оешмаларына йөрүче балаларыбыз язган хатлар, рәсемнәр дә бүген-иртәгә “юлга кузгала”. Күңел түрендә, куен кесәсендә урын ала торган хатлар…

Шушы чарада актив катнашкан һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез! Илләребез тыныч, күкләребез аяз, тормышларыбыз имин булсын иде!

Яңа Чишмә. 1филиал

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*