tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуйның тантаналы ачылышы узды
Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуйның тантаналы ачылышы узды

Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуйның тантаналы ачылышы узды

Бүген Ульяновск өлкәсенең Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуй гөрли. Милли бәйрәмебезнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һ. б. рәсми затлар катнашты.

Милли бәйрәмебезгә Бөтендөнья татар конгрессының Россиядәге 52 регионындагы оешмаларыннан делегацияләр килгән иде. Рәсми чыгышлар башланганчы җыелган тамашачыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның тәбрикләвен укып җиткерделәр.

Алга таба Татарстан Президенты XXII Федераль Сабантуй кунакларын сәламләп, быел Сабантуй бәйрәмен Россиядәге 58 өлкәдә һәм 35 чит илдә уздырылуын ассызыклады. Шулай ук Татарстан Президенты Ульяновск өлкәсе җитәкчелегенә, Татарстанның Нижнекамск районына рәхмәтләрен җиткерде.

Рәсми рәвештә XXII Федераль Сабантуйның флагын Россиянең атказанган врачы Сәйдәш Шәмсетдинов күтәрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*