tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаевка Ульяновск өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медале бирелде
Марс Тукаевка Ульяновск өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медале бирелде

Марс Тукаевка Ульяновск өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медале бирелде

Бүген XXII Федераль Сабантуйда Ульяновск өлкәсе губернаторы карары белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаевка халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне урнаштыру, татар мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклау һәм үстерү өчен куйган хезмәтләре өчен “Халыклар дуслыгы” медале бирелде. Мәртәбәле бүләкне Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских тапшырды.

Хөрмәтле Марс Рифкать улы, Сезгә киләчәктә дә эшегездә уңышлар, яныгызда яңа үрләргә илһамландыручы хезмәттәшләр, гел терәк булып торырлык җан дуслар, тормышның асылы – гаилә бәхете телибез.

Иң изге теләкләр белән, Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*