tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең “Садко” балалар бакчасында “Дуслык” бәйрәме узды
Ульяновск шәһәренең “Садко” балалар бакчасында “Дуслык” бәйрәме узды

Ульяновск шәһәренең “Садко” балалар бакчасында “Дуслык” бәйрәме узды

Ульяновск шәһәренең 242 нче “Садко” балалар бакчасында Идел буе халыкларының “Дуслык” бәйрәме узды. Әлеге чара халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Бәйрәмдә өлкә милли мәдәни автономиясе вәкилләре, балалар бакчалары җитәкчеләре, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәре катнашты.

Бәйрәм башланыр алдыннан кунаклар мастер классларда катнашып, рус, татар, мордва, чуваш киемнәре кигән матрешка курчаклары ясадылар. Соңрак исә милли костюмнар кигән нәниләр үзләренең артистлык сәләтен күрсәттеләр.

Бәйрәмдә шәрәфле кунак – өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин катнашты. Ул Идел буе халыкларының мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен өйрәтүләре өчен садик җитәкчеләренә, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен юллады һәм балалар өчен бик күп китаплар бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*