tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында. Бүген Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышта катнашучыларны Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Местников сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Якутиядә күп еллар дәвамында Сабантуй бәйрәме үткәрелә:

-Күп еллар дәвамында без Сабантуй бәйрәмен оештырабыз, ләкин мондый масштаблы Федераль Сабантуйны без беренче тапкыр үткәрәчәкбез. Татарлар һәм татар оешмалары әгъзалары мондый чараларны үткәрүдә зур тәҗрибәгә ия. Бездә зур бәйрәм Ысыах уза – диде ул.

Катнашучыларны шулай ук Васил Шәйхразыев сәламләде һәм Сабантуй бәйрәменең тарихы турында сөйләде:

-Быел Федераль Сабантуй Кузбасста узды, 2024 елда Марий Эл Республикасының башкаласында Йошкар-Олада уздырачакбыз. Сезне бу бәйрәмдә катнашырга һәм эстафетаны кабул итәргә чакырам. Бүгенге көннән үк оештыру комитетын булдырырга һәм Сабантуйны үткәрү вакытын һәм урынын билгеләргә кирәк, – диде ул.

Шулай ук Милли Шура рәисе Казан скверын һәм Муса Җәлил бюстын ачу – Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Федераль Сабантуй арасында күпер булып торуын бәян итте.

Саха (Якутия) Республикасының тышкы элемтәләр һәм халыклар эшләре буенча министры Гаврил Кириллин үз чыгышында төбәктә татарлар тарихы XVII гасырдан ук башлана дип сөйләде. Бүгенге көндә Саха (Якутия) Республикасының “Туган Як” татар мәдәни үзәге иң актив милли үзәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Шулай ук Гаврил Кириллин соңгы елларда Татарстан һәм Якутия арасында мөнәсәбәтләрнең тагын да артуына басым ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*