tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә туган телләр укытучыларның төбәкара семинар-киңәшмәсе узды
Мәскәүдә туган телләр укытучыларның төбәкара семинар-киңәшмәсе узды

Мәскәүдә туган телләр укытучыларның төбәкара семинар-киңәшмәсе узды

20 октябрьдә безнең мәктәптә туган телләр укытучыларның төбәкара семинар-киңәшмәсе бу­лып узды. Аның эшчәнлегендә Татарстан Респу­бликасы делегациясе катнашты.

Кунакларны фойеда традицион чәкчәк белән каршы алдык. Аларга «Татар теле дәресләрендә телдән сөйләм үсеше» һәм «Татар теле дә-ресләрендә цифрлы технологияләр» дигән ачык дәресләр тәкъдим ителде.

Шуннан соң мәктәп музейларына, китапханәгә, уку кабинетларына экскурсия оештырылды. Чара концерт программасы белән дәвам итте, анда мәктәпнең иҗади коллективлары чыгыш ясады.

Кунаклар педагогларның искиткеч команда бу­лып эшләүләрен билгеләп үтте, мәгариф учреж-дениесенең эшчәнлегенә югары бәя бирде, мәк-тәпнең гел үсештә булуын ассызыклады.

Мәктәп директоры, кайбер педагоглар һәм кол­лектив Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия булды. Шулай ук мәктәпкә түбәтәйләр, жилетлар, уку һәм матур әдәбият ком­плектлары бүләк ителде.

Роза ШАКИРОВА,

1186 нчы номерлы мәктәп директоры.

Мәскәү.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*