tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли спорт төрләре буенча беренче Спартакиадада катнашучылар конгресс җитәкчелеге белән очрашты
Милли спорт төрләре буенча беренче Спартакиадада катнашучылар конгресс җитәкчелеге белән очрашты

Милли спорт төрләре буенча беренче Спартакиадада катнашучылар конгресс җитәкчелеге белән очрашты

23 октябрь  көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан җыелма командасы составында милли спорт төрләре буенча беренче Спартакиадада катнашучыларның Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән очрашуы узды.

Делегациягә сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зиннәтуллин Разил Ринат улы мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан җыелма командасының зачетта 2 урынны алуның лаеклы нәтиҗә булуын билгеләп үтте.

Спорт бүлеге башлыгы Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы яшьләрнең оешканлыгын билгеләп үтте һәм Спартакиаданың ел саен үткәреләчәген ассызыклады. Киләсе елга узачак Спартакиадага әзерлек эшләрен башларга кирәк дигән уртак фикергә килделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*