«Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең музыкль һәм әдәби тапшырулар редакциясе чакыруы буенча Ульяновск Татар мәдәният үзәге каршында эшләүче «Урама» фольклор ансамбле «Җырлыйк әле» тапшыруында булып кайтты.
«Урама» ансамбле моннан өч ел элек Татар мәдәният үзәгендә оешкан яшь коллективларның берсе. Алар үз репертуарларына халык арасында киң танылу алган татар халык җырларын гына түгел, ә Сембер төбәгендәге татар авылларына барып, инде онытыла башлаган борынгы җырларны, бәет-мөнәҗәтләрне эзләп табып, аларны зур сәхнәгә чыгаралар. Коллективка халык җырларының кадерен һәм моңын тирәнтен белүче 20гә якын кеше йөри.
Чираттагы «Җырлыйк әле» тапшыруында Алсу Әлмәтова, Вазыйх Камалов һәм Зөбәрҗәт Мингалиевалар катнашты. Өлкәбезнең танылган үзешчән сәнгать осталарының чыгышын 23 нче апрель көнне җирле вакыт белән «ТНВ-Татарстан» каналыннан 21.30 сәгатьтә карый аласыз.