tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең «Урама» ​ фольклор ансамбле «Җырлыйк әле» тапшыруында булды
Ульяновск  шәһәренең «Урама» ​ фольклор ансамбле «Җырлыйк әле» тапшыруында булды

Ульяновск шәһәренең «Урама» ​ фольклор ансамбле «Җырлыйк әле» тапшыруында булды

«Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең музыкль һәм әдәби тапшырулар редакциясе чакыруы буенча Ульяновск Татар мәдәният үзәге каршында эшләүче «Урама» ​ фольклор ансамбле ​ «Җырлыйк әле» тапшыруында булып кайтты.

«Урама» ансамбле моннан өч ел элек Татар мәдәният үзәгендә оешкан яшь ​ коллективларның берсе. Алар үз репертуарларына халык арасында киң танылу алган татар халык ​ җырларын гына түгел, ә Сембер төбәгендәге татар авылларына барып, инде онытыла башлаган борынгы җырларны, бәет-мөнәҗәтләрне эзләп табып, аларны зур сәхнәгә чыгаралар. Коллективка халык җырларының кадерен һәм моңын тирәнтен белүче 20гә якын ​ кеше йөри.

Чираттагы ​ «Җырлыйк әле» тапшыруында Алсу Әлмәтова, Вазыйх Камалов һәм Зөбәрҗәт Мингалиевалар катнашты. Өлкәбезнең танылган үзешчән сәнгать осталарының чыгышын ​ 23 нче апрель көнне җирле вакыт белән «ТНВ-Татарстан» каналыннан 21.30 сәгатьтә карый аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*