Озакламый, август аенда Ульяновск өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге аның 90 яшьлек юбилеен билгеләп узарга һәм әле күптән түгел генә дөнья күргән яңа китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсен уздырырга ниятләгән иде. Ә язмыш үзенекен итте-яше олы булып та, һаман да иҗат дәрте белән яшәгән шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Саҗидә Сөйләйманова, Ульяновск өлкәсенең Габделҗаббар Кандалый һәм Сәхаб Урайский исемендәге премияләре лауреаты Иделбикәнең йөрәге тибүдән туктады.
Дистәгә якын китап Лена Садыйкова, (тәхәлүсе буенча Иделбикә), ерак Башкортстан якларында туып-үссә дә, ул гомеренең күпчелек өлешен борынгы Сембер-Ульяновск шәһәрендә уздырды. Беренче тапкыр кулына каләм алып тәүге шигырьләрен дә монда яза, китапларын да биредә чыгара.
Укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып туган Иделбикә сабый чактан ук иҗатка тартылса да, чынлап торып әдәбиятка килүе узган гасырның 90 нчы елларында була. Беренче шигырьләре “Өмет” газетасында басыла. Ә 1995 нче елда “Сембер язлары” китабында аның дистәләгән шигыре һәм берничә чәчмә әсәре дөнья күрә. Иделбикәнең беренче үз китабы “Мәхәббәтнең мең фасылы” дип атала.Ул 1997 нче елда чыга
Шагыйрә Иделбикә исеме узган гасырның 90 нчы еллар башында Ульяновск якларында гына билгеле булса да, 21 нче гасыр башында ул “Татар әдәбияты” дип аталучы зур әдәби агымга килеп керде. Аның бер-бер артлы язылган китаплары Ульяновскида гына түгел, Татарстан китап нәшриятында да чыга башлады. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итү белән бергә өлкәнең татар милли хәрәкәтендә дә актив канашты.
Иделбикәнең “Дөнья авазлары” дип аталган саллы китабы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатихасы һәм ярдәме белән Казанда басыла һәм тиз арада таралып та бетә. Ә моңа кадәр аның иҗаты белән семберлеләр өлкәнең “Өмет” газетасы аша таныша башлады.
Әти-әнисе кушкан исеме Лена Садыйкова булса да, ул торган җирен,борынгы Сембер төбәген, аның Идел буйларын яратканга үзенә әдәби псевдоним итеп күңелгә
ятышлы, чын татарча Иделбикә исемен ала. Бүген аның байтак кына шигырьләренә җырлар да язылган. Аның беренче җырларын Иделбикә ханымның күптәнге дусты Римма Мөхәммәтҗанова башкара.
Аның шигырьләре һәртөрле матур сүзләр җыеп, рифмага салынган сүзтезмәләр җыелмасы түгел. Сер түгел, Иделбикә әсәрләрендә тирән фәлсәфә дә, уйланырлык фикерләр дә җитәрлек.
Иделбикә ханым өлкән яшьтә булса да, ул беркайчан да укучылар белән очрашуларны, һәртөрле иҗат кичәләрен беркайчан да кире какмады. Килә, катнаша, чыгыш ясый, шигырьләрен укый иде.
Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова заманында Иделбикә сүзләренә язылган “Аккошкаем” җырын башкарып лауреат исемен алган җырчы.
Өлкәнең Габделҗаббар Кандалый, Сәхаб Урайский премияләре лауреаты Иделбикә ханым яше 90 га якынлашса да, һәрчак киләчәккә планнар корып, алдагы көн турында хыялланып яшәде. Август аенда үзенең дусларын җыеп юбилеен уздырырга һәм яңа китабын да чыгарырга да уйлаган иде. Насыйп булмаган…
Рамис Сафин, Ульяновск