tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан татар оешмасы рәисе Конституциягә төзәтмәләр кертүгә фикерен белдерде

Әстерхан татар оешмасы рәисе Конституциягә төзәтмәләр кертүгә фикерен белдерде

Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев «Татар-информ»га җибәрелгән видеоязмада Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә үз фикерен белдерде.

«Бу көнне 30 ел элек Россия территориясендә Конституция өстенлекле дип игълан ителде. Берничә көннән Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү башланачак. Әлеге төзәтмәләр безнең тарихи хәтеребезне саклый. Россия Федерациясенең хакимият чыганагы — ул суверенитетка ия күпмилләтле халык», — диелә әлеге видеода.

«Әстерхан өлкәсендә 147 милләт вәкиле үзара дус һәм тату яши. Безнең илебез, безнең Конституциябез, безнең хөкем», — ди Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев.

Шулай ук әлеге язмада әрмән мәдәнияте җәмгыяте вәкиле Сантро Зурнаджан, казах мәдәнияте вәкиле Ахмет Джаркенов, грузин мәдәнияте вәкиле Ираклий Китиашвили һәм дагыстан мәдәнияте вәкиле Али Шарапудинов мөрәҗәгате дә урын алган. Һәр милләт вәкиле үз телендә сөйли.

Ләйсән Рәхмәтуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*