tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган
Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган

Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган

РФ Хәрби-һава көчләренең кораллану буенча элеккеге баш командующие урынбасары, техник фәннәр докторы, генерал-полковник Абрек Әюпов 84 яшендә вафат булган.

Чыгышы белән Татарстаннан булган генерал үзенең соңгы көннәрен Мәскәүдә үткәргән, ул Монинск муниципаль хәрби-мемориаль зиратында җирләнәчәк.

Мәрхүм белән хушлашу 17 июньдә 13.00 сәгатьтә Мәскәү Үзәк клиник хастаханәсендә узачак.

Абрек Әюпов 1936 елның 22 февралендә Татарстанның элеккеге Юдино районы Яңа Тормыш авылында туган. 1953 елда Хәрби-һава көчләренең Казандагы махсус мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган, шуннан соң Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясендә укуын дәвам иткән.

1986 елдан Хәрби-һава көчләренең үзәк аппаратында хезмәт иткән. 1989-1995 елларда Хәрби-һава көчләренең кораллану буенча баш командующие урынбасары вазифасын биләгән. 1996 елда отставкага киткән һәм үзен фәнни эшчәнлеккә багышлаган.

Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубының актив әгъзасы булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*