tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның җыр-биюле Сабан туе
Ульяновскиның җыр-биюле Сабан туе

Ульяновскиның җыр-биюле Сабан туе

Ульяновскиның шәһәр ипподромы һәм “Җиңү” паркы территориясендә быел инде 34 нче тапкыр өлкә Сабан туе гөрләп узды. Өлкә Хөкүмәте, шәһәр хакимияте, сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Халык мәдәнияте үзәге,  Татар мәдәнияте үзәге һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган традицион милли бәйрәмебездә 15 меңгә якын кеше катнашты.

Өлкәннәр белән яшьләрне, балаларны, төрле милләт һәм дин вәкилләрен бер мәйданга җыючы чал тарихлы Сабан туен өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. Ул халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасын оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен юллады. Аннары Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын теләп дога кылдырды һәм изге эшкә үзенең хәер-фатихасын бирде. Гомер бакыеннан татар егетләре һәм кызлары Сабан туенда танышып, никах укытканнар, ә инде көзге уңышны җыеп алганнан соң туй үткәргәннәр, менә шушы күркәм йолабыз дәвамлы булсын иде, диде мөхтәрәм мөфтиебез. Милли культурабыз үсешенә зур өлеш кертүче мәдәният хезмәткәрләре Марина Дагаева белән Светлана Ковшенинага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырганнан соң, бәйрәм кунакларын шәһәр Думасы рәисе урынбасары, Россия хатын-кызлар союзының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Айзатуллина сәламләде. Ул милли эшләрдә актив катнашучы гүзәл затларга – Әлфия Шайхаттарова, Әлфия Санатуллина белән Сания Хисаметдиновага Мәскәүдән килгән Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә быел 1 сыйныфка барырга җыенучы Әминә Нуртдинова, Диана Таирова, Кәрим Батраев, Азалия Асхадуллина, Рамазан Багдеев, Аделина Алиева, Әмир Кәримов, Рената Саттарова, Самир Зарипов һәм Айгөл Фаткуллова милләт җанлы Алсу Айзатуллина кулыннан мәктәп кирәк-яраклары белән шыплап тутырылган букчалар алу бәхетенә иреште. Әлеге сабыйлар – СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның газиз балалары. Үзәк сәхнәдә өлкәбезнең үрнәк татар гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. 66 ел язмыш сукмагыннан бергә атлаучы Хәбир һәм Рузания Вахитовлар, 64 ел бергә торучы Фәрит һәм Рәйсә Аббазовлар, Алтын туйларын билгеләп үтүче Камил һәм Франгизә Идиятулловлар, 45 ел бергә гомер итүче Камил һәм Фирдәвес Мусиннар, чирек гасыр бергә гомер кичерүче Марат һәм Диләрә Якуповларны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы кысаларында күп балалы гаиләләргә дә зур хөрмәт күрсәтелде. Ун балага гомер биргән Надир һәм Венера Сатдиновларга, 23 ел бергә гомер итеп, сигез бала үстерүче Абделкәрим хәзрәт һәм Раушания Хуснутдиновларга, өч балаларын да милли рухта тәрбияләүче Ринат һәм Эльвира Халитовларга хөрмәт һәм соклану белдерделәр. Һәрвакыттагыча, милли бәйрәмдә авыл хезмәтчәннәрен зурладылар. Ульяновск районының “Абушаев” агрофирмасы генераль директоры Рәфис Айнетдинов, Чардаклы районы “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Самат Насыйров, Иске Кулаткы районының “Юсупов” крестьян-фермер хуҗалыгын әйдәп баручы Юныс Ибраев һәм Ульяновск районының танылган фермеры Рәмис Хисаметдинов күпьеллык тырыш, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Өлкәнең агропромышленность комплексы алдынгыларына истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Шулай ук ел дәвамында олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, җиңү яуларлык балалар әзерләгән мөхтәрәм укытучыларны – Фаил Мударисов, Венера Муртазина һәм Ризидә Мушарапованы, барлык милли чараларда актив катнашучы мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровларны, Алсу Альметова, Миләүшә Халитова һәм Гөлфия Бикбаеваны кыйммәтле бүләкләр белән шатландырдылар.

Аннары мәйдан тутырып килгән халыкны Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских сәламләде.

“Сабантуй – дөньякүләм билгеле бәйрәмнәрнең берсе, аны төбәгебездә яшәүче барлык милләт кешеләре дә бик теләп, рәхәтләнеп билгеләп үтә. Шундый шатлыклы вакыйгада катнашу мөмкинлеге тудырган өчен татар халкына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Без үз тарихыбыз белән мәдәниятебезгә зур игътибар белән карыйбыз, күп гасырлык милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны яңарту, саклап калып үстерү өчен күп нәрсәләр эшлибез. Күп милләтле төбәгебездә барлык бәйрәмнәрне дә бергәләп каршы алу традициясе яши”,- дип ассызыклады Алексей Русских.

Төбәгебез башлыгы төрле тармакларда хезмәт куючы милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Иске Кулаткының балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимәсе Лилия Байбикова, Иске Кулаткының үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Раил Тюкаев, шулай ук Әлфия Абутдинова, Камил Аминов, Әхмәт Мударисов, Венера Залялетдинова һәм Илүсә Коломак бар иде.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы – Федерация Советы сенаторы Айрат Гибатдинов та халыкка тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын ТРның Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров ирештерде.

“Сабан туен уздыруның күп гасырлык традициясе татар халкының хезмәт сөючәнлеген, киң күңеллелеген, юмартлыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтә. Әлеге бәйрәм – игенчеләребезгә, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам билгесе дә. Сабан туенда иҗади һәм ихлас мохит хакимлек итә. Аның киң мәйданы ел саен яше-карты, олысы-кечесе, төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен бергәләп аралашу, бердәмлекне тоеп илһамлану үзәгенә әверелә. Моннан тыш, Сабан туе – якын туганнарның, дус-кардәшләрнең очрашу урыны буларак, җылы һәм күркәм гаилә бәйрәме дә. Гаилә елында бу аеруча мөһим яңгыраш алып, безнең традицион рухи кыйммәтләребезне ныгытуга ярдәм итә”, диелгән ТР Рәисенең котлау адресында.
Баулы районы башлыгы бәйрәмгә бүләкләр белән килгән иде. Татар мәдәният үзәгенә – сертификат, ә өлкә министры Евгения Сидорова, Губернатор администрациясенең милли һәм милли эшләр идарәсе башлыгы Сергей Паховский, шәһәр башлыгының беренче урынбасары Ирина Митрофанова белән ЦНК җитәкчесе Владимир Мельниченкога Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә ачканнан соң, ипподром белән паркның төрле почмакларында тамашачыны кызыклы һәм мавыктыргыч күңел ачу программасы көтә иде. Милли моңга сусаган халык үзәк сәхнә яныннан китәргә ашыкмады. Алар татар сәхнәсе йолдызлары Ринат Рахматуллин һәм Вил Усманов, Татарстанның Баулы районы һәм Ульяновск өлкәсенең үзешчән сәнгать осталары чыгышын тыңлап рәхәтләнеп ял иттеләр, кушылып җырладылар һәм биеделәр. Ә атлар чабышын карарга яратучылар ипподром кырына таба юл тоттылар. Ульяновск өлкәсенең татар яшьләре оешмасы активистлары бу юлы да сынатмады. Алар тырышлыгы белән оештырылган “Яшьләр мәйданы” тирәсенә төрле буын вәкилләре җыелган иде. Сәхнәдә төбәкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук төрле бәйгеләр, флешмоблар һәм дискотека үткәрелде. “Татар утары”нда җәелеп киткән “Балачак дөньясы” мәйданчыгыннан да көне буе кеше өзелмәде. Шәһәребезнең 20 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре биредә төрле остаханәләр, милли уеннар оештырдылар. Алар янәшәсендә үк “Өмет” газетасына яздыру ноктасы урнашкан иде. Үзен татар дип санаучы ике дистәдән артык кеше биредә өлкәдә чыгып килүче бердәнбер милли басмага язылып калу мөмкинлегеннән файдаланды. “Татар утары”ның бер почмагында Засвияжье районы “Ак калфак” оешмасы мәйданчыгы эшләде. Кунакчыл гүзәл затларыбыз халыкны милли йолаларыбыз белән таныштырдылар, шулай ук мәтрүшкәле чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар. “Халык талантлары” һәм “Милли уеннар” мәйданчыклары балалар һәм яшьләрнең игътибарын аеруча да җәлеп итте. Ир-атлар һәм хатын-кызлар, яшьләр һәм балалар көрәш мәйданы тирәсен уратып алганнар иде. Алар бөтен дөньяларын онытып, хәтта  һаваның салкынча булуына да исләре китмичә, пәһлеваннарның бил алышуын сәгатьләр буе күзәттеләр. Мәйдан батыры исеменә Чардаклы районы Үрән авылы егете Руслан Сәхбиев лаек табылды. Аны, һәрвакыттагыча, тәкә белән бүләкләделәр. Төрле үлчәү категорияләрендә җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Быел да өлкә районнарының милли утарлары арасында конкурс игълан ителгән иде. Бәйгенең нәтиҗәләре белән өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов таныштырды. Иске Кулаткы районы милли утары – 1 нче урынны, Ульяновск һәм Чынлы районнары подворьелары – 2 нче урынны, Яңа Малыклы, Инза, Мәләкәс районнары утарлары 3 нче урынны алды. Оештыру комитеты аларны дипломнар белән бүләкләде.

“Барлык районнар да тырышып әзерләнеп килгән. Гаилә елы тематикасына, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, милли ашлары белән таныштыруга аеруча зур игътибар биргәннәр”,- ди Рифгать Ахмедуллов.

Ә Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина төбәгебезнең үзешчән сәнгать осталарына һәм Баулы районы артистларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыга. Быел сәхнәдә чыгыш ясарга теләүчеләрдән озын чират хасил булды, димәк, милли җыр-моңнарыбыз яши, буыннан-буынга тапшырылып килә әле, диде ул.

Сембер татарлары тарихында үз урынын алган 34 нче өлкә Сабан туе ахырына якынлашып килгәндә, ишеп-ишеп яңгыр ява башлады. Шифалы яңгырлар булып, көз көне басу-кырлардан мул уңыш җыеп алырга насыйп итсен иде.

И.ХАСИБОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*