СӘФӘРНЕ ОЕШТЫРУ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ
Коллективның Кытайга баруы шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәисе, эшмәкәр Тамир әфәнде Алимбаевның ярдәме белән булдырылды. Ярдәм шуннан гыйбарәт иде: Тамир әфәнде август аенда Омскиның шәһәр көне бәйрәмендә катнашырга килгән Өремче шәһәр хакимияте вәкилләре белән оч рашты һәм алардан «Умырзая» коллективының концертларын оештыруда ярдәм күрсәтүләрен сорады. Коллективның җаваплы ерак сәфәргә чыгуы раслангач, Омски-Кытай-Омски чигенә кадәр булган бару һәм кайту юл чыгымнарын ул үз өстенә алды. Аннан тыш Тамир әфәнде Өремчедәге татар оешмалары белән дә бәйләнешкә керде, алар белән дә бу хакта сөйләшүләр алып барды.
Алдан килешүләр шулай ук Омски һәм Өремче шәһәр хакимиятләре арасында да барды: ике шәһәр арасында мәдәни бәйләнешләр урнаштыру турында эшлекле сөйләшүләр булды. Ике як та «Умырзая» ансамбленең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгенең административ башкаласы булган Өремче шәһәренә баруын хупладылар. Өремче шәһәр хакимияте «Умырзая» коллективын Кытай чигеннән каршы алуны һәм озатып куюны, концерт кую өчен зал булдыруны, коллективка яшәү шартлары тудыруны, тукландыруны һәм күңел ачу кебек чараларны да үз өстенә алды.
ЮЛДА КИЛЕП ЧЫККАН КЫЕНЛЫКЛАР
Шулай итеп, коллектив 21 октябрь көнне иртәнге сәгать 7дә, арендага алынган автобуска утырып, юлга чыкты. Кытай чигенә кадәр булган 1407 чакрым араның күп өлешен Казакъстан җирләре аша үтәргә туры килде. Кытай чигенә килеп җиткәндә, көтелмәгән кыенлык килеп чыкты. Казакъстан чигеннән
Кытай чигенә кадәр тагын 4-5 чакрым юл үтәргә кирәк иде. Алдан хәбәрләшкәндә, бу арада махсус автобуслар йөри, дип әйткәннәр иде. Хәзер автобус йөрү туктатылган икән. Чик сагында торучылар Кытай чигенә биредән 70 чакрым ераклыктагы Зайсан шәһәреннән килгән автобуста барырга була диделәр. Шул сәбәпле коллективка Зайсанның автобуслар паркына шалтыратып, махсус автобус җибәрүләрен сорарга, 5-6 сәгать буе аны көтеп торырга, буш килгән автобус өчен дә юл хакын түләргә туры килде.
Иртәнге сәгать 7дә чик буена килеп җиткән коллектив көндезге сәгать 2ләр тирәсендә генә Зайсаннан килгән автобуска күчеп утыра һәм Кытай чигенә юл тота алды.
КЫТАЙ ҖИРЕНДӘ БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУЛАР
Ниһаять, чикләрне үтеп, коллектив Кытай җиренә аяк басты. Анда иртәнге сәгать 9ларда ук чик янына килеп җиткән каршы алучылар көтеп тора иделәр. Шунысы да көтелмәгән булды, коллективны каршыларга килгән автобусның тәрәзәләре астында рус һәм кытай телләрендә «Умырзая» ансамбле, Кытай иленә рәхим итегез» дип язылган озын плакат беркетеп куелган иде. Шуңа охшаш плакатлар коллектив яшәгән кунакханә фойесында да, концерт куйган сәхнә өстендә дә эленгән иде.
Коллективны каршы алырга Өремче шәһәр хакимияте вәкилләре һәм шәһәрнең Музыкаль театры хезмәткәрләре килгән иделәр. Исәнләшү, танышу башланды. «Умырзая» ансамбле сәнгатькәрләре җырлый, бии башладылар. Каршы алучыларга татар халкының милли ризыгы чәк-чәк бүләк ителде. Мондый шау-шуны карарга чик буенда торган барча халык җыелды. Күпләр коллектив белән фотога, видеога төшеп калырга омтылдылар. Аннары коллектив, күтәренке күңел белән автобуска утырып, Өремчегә юл тотты. Ә барасы юл шактый ерак, 800 чакрымнан артык иде.
Өремчегә коллектив таң атып килгәндә килеп җитте. Кунакханәдә бүлмәләргә урнашып, коллектив берничә сәгатъ ял итеп алды.
ӨРЕМЧЕ МЭРИЯСЕ БЕЛӘН ТАНЫШУ
Ял иткәннән соң, коллективны төшке ашка чакырдылар. Төшке аш – кунак ашы булып чыкты. Коллектив белән танышырга шәһәр мэрының беренче урынбасары Джан Ай-хуа, шәһәр хакимиятенең секретарьлык эшләрен башкаручы бүлек җитәкчесе урынбасары Лю Цзунь, шәһәр хакимиятенең чит илләр белән эшләүче бүлек җитәкчесе урынбасары Ние Цзинчи, Өремченең мәдәният идарәсе җитәкчесе Чэнь Синь-пин, шәһәрнең театр сәнгате фиркасы сәркәтибе Джан Кай һәм тәрҗемәче Ян Хуэй килгән иделәр.
Танышу, чыгышлар, истәлекле бүләкләр бирү башланды. Мэрия хезмәткәрләре коллективка уңышлы чыгышлар теләделәр, концертка киләчәкләре турында белдерделәр. Омски мэриясе вәкиле Евгения Максимова, Омскиның «Кызыл Гвардия» мәдәният сарае директоры Ирина Лапшина һәм «Умырзая» ансамбле җитәкчесе Гөлфия Касимова Өремче мэриясе хезмәткәрләренә коллективны яхшы каршы алганнары, уңай шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Ике як та бер-берсенә хөрмәтләү сүзләре әйттеләр.
Төшке аш, чыгышлар, аралашулар шактый озакка сузылды. Коллективның әле зал белән танышасы, концертка әзерләнәсе бар. Болар өчен билгеләнгән вакыт кимегәннән кими барды.
«Умырзая» ансамбленә концерт кую өчен Өремченең 800 тамашачы сыешлы мәһабәт Музыкаль театр бинасы бирелгән һәм коллективның биредә ике көн рәттән концерт куюы каралган иде.
Омскида бер генә көн куелган концертка да тамашачыны җыюның авыр икәнлеген аңлаган коллектив борчуга төште. Концертка тамашачы килерме? Мәгълүм булганча, Өремче шәһәрендә 700гә якын гына татар кешесе яши. Алар барысы да җыелып, бала-чагалары белән килсәләр дә, залны тутыра алмыйлар. Башка милләт вәкилләре татар концертына килерме?
Икенчедән, концерт кичке сәгать 9да башлана. Вакыт бик соң. Төнлә тамашачы концертка йөри микән? Өченчедән, концерт түләүле. Билет бәясе 60 юань диделәр. (Руссия акчасы белән 600 рубль тирәсе.) Бу бәя зур түгел микән? Билет сатып алып, концертка килергә теләүчеләр булырмы икән? Менә шундый сораулар борчыды коллективтагы һәр кешене.
Шуны да әйтергә кирәк, әзерлек өчен вакыт күп бирелмәсә дә, театр хезмәткәрләре үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкардылар. Тавыш көйләүчеләр тиз арада җыр-биюләрнең көйләрен үз аппаратураларына күчереп алдылар, сәхнәгә ут бирүчеләр һәм концерт барышында экранга ансамбльнең видеосүрәтләрен төшерүчеләр дә кирәкле җайланмаларны көйләп куйдылар. Бер үк вакытта башка әзерлек эшләре дә барды.
Концерт башланырга 2 сәгать тирәсе генә вакыт калганда, театр җитәкчелеге концертны ике телдә – татар һәм кытай телендә алып барырга дигән карарга килде, кытай телендә алып баручыны билгеләде. Ашыгыч рәвештә программаны кытай теленә тәрҗемә итәргә кирәк булды.
ӨРЕМЧЕДӘ БЕРЕНЧЕ КОНЦЕРТ
Әзерлек эшләре нәкъ сәгать 9да тәмамланды, барысы да концертка әзер булдылар. Әкрен генә, вакыт җитүен белдереп, кыңгырау шалтырады, сәхнә пәрдәсе ачылды һәм концерт башланды.
Ансамбль үзенең чыгышын коллективның визит карточкасы булган «Умырзая» көенә нигезләнеп эшләнгән композициядән башлап җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы биюче кызлар һәм җырчылар чыктылар. Шунда коллектив беренче мәртәбә залны, андагы тамашачыны күрде; юкка борчылганын аңлады, чөнки залда бер генә дә буш урын калмаган иде. Алай гына да түгел, концерт башланганда тамашачыларның күбесенең кулында фотоаппарат яки телефон иде. Алар концертны видеога төшереп утыралар иде. Тамашачы һәр номерны җылы каршылады. Кытайга барырга җыенганда, ансамбль җитәкчелеге Өремчедә яшәүче татарлар белән бәйләнешкә кереп, аларның нинди җырлар яратулары турында сораган иде. Шунда кытайлыларның кайбер рус җырларын яратулары турында әйткәннәр иде. Шуны искә алып, концерт ахырына якынлашканда, коллектив тулы составында сәхнәгә чыгып, рус телендә «Катюша» һәм «Подмосковные вечера» җырларын җырлый башлады. Зал «шартлаган» кебек булды. Барысы да кул чабып, җырга кушылдылар, бер кеше кебек, җырлый башладылар. Җырлар көчле алкышлар белән тәмамланды.
Концертка шәһәр мэриясеннән дә килгән иделәр. Концерт тәмамланганнан соң, алар сәхнәгә күтәрелделәр. Әмма биредә концерт барышында сәхнәдән чыгыш ясау, яки коллективка рәхмәт әйтү гадәткә кертелмәгән икән. Концерт тәмамланганнан соң барган аралашу вакытында тамашачыларның күбесенең кытай милләтеннән икәнлеге мәгълүм булды. «Безне төрле халыкларның фольклоры кызыксындыра, башка милләтләр белән танышу мөмкинлеге тудыра, мәдәниятебезне баета. Без мондый концертларга йөрергә яратабыз. Тагын килегез, без тагын концертка килербез», – диделәр тәрҗемәче аша әңгәмәгә кергән тамашачылар.
КОЛЛЕКТИВНЫҢ ИКЕНЧЕ КОНЦЕРТЫ
Икенче көнне коллектив Өремчедә булу программасында каралган урыннарга сәяхәт кылды: шәһәр үзәгендәге паркта булды, музей һәм аның экспонатлары белән танышты.
Төшке аштан соң концертка әзерлек эшләре башланды. Театрның баш режиссеры тәкъдиме буенча концерт программасына театр артистларының «Умырзая» сәнгатькәрләре белән берлектә әзерләгән биюе өстәлде.
Икенче көндәге концерт та, узганы кебек, кичке сәгать 9да башланды. Бу юлы да тамашачы зал тутырып килгән иде. Концертка татарлар да күбрәк килгән иде. Концерт тәмамлангач, аларның күбесе сәхнәгә менеп, коллективка рәхмәтле булуын белдерде. Аннары бергәләп фотога төшелде, җырлап, биеп күңел ачу барды.
Концерттан соң «Умырзая» коллективын шәһәр үзәгендә урнашкан ресторанга кичке ашка алып киттеләр. Бу юлы мәҗлесне Өремче шәһәренең Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре оештырган иде.
ӨРЕМЧЕ ТАТАРЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ БУЛМЫЙ КАЛДЫ
«Умырзая» ансамбле сәнгатькәрләренең Өремче шәһәрендә яшәүче татарлар белән аерым очрашып, аралашып утырырга ниятләре бар иде. Кытайга сәяхәтне оештыра башлаганда ук оештыручылар Өремчедә яшәүче милләттәшебез – Татар мәдәниятен үстерү үзәге рәисе, Өремче университеты профессоры Абдулла Авваз белән бәйләнешкә кереп, бу хакта сөйләшеп куйган иделәр. Абдулла әфәнде дә Өремче татарларының «Умырзая» коллективы белән очрашырга теләүләре турында әйткән иде. Ансамбль җитәкчелеге, Өремчегә килгәч тә, Абдулла әфәнде белән очрашып, бу хакта сөйләште. Җирле татарлар белән очрашу вакыты да билгеләнде.
Кызганыч, ниятләгән очрашу булмый калды. Абдулла әфәнде: «Кытай җирендә «Умырзая» коллективын кабул итүчеләр: «Без коллектив өчен җаваплы, алар каядыр барсалар һәм шул чакта берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, безнең ярдәмгә килә алмавыбыз ихтимал. Гафу итегез, коллективны җибәрә алмыйбыз», дип, ризалык бирмәделәр», – дип аңлатты.
Дөрес, Өремче татарлары белән очрашу булмаса да, аларның әйдәп баручылары – Абдулла әфәнде Авваз белән очрашу булды. Абдулла әфәнде ялгызы гына «Умырзая» коллективы яшәгән кунакханәгә килде һәм озак кына коллектив белән аралашып утырды. Ул Кытайда, Өремче шәһәрендә яшәүче татарлар, аларның эшчәнлеге турында сөйләде. Аннары Абдулла әфәнде «Умырзая» ансамблен алдагы елда Өремчедә үтәчәк сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырды. Коллективны Кытайда каршы алуны үз өстенә алырга вәгъдә итте.
Сания Мирхалиева, “Татар дөньясы” газетасы 11 сан, Омск шәһәре