tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урал аръягы татарлары” оешмасы “Балалар Сабантуе” бәйрәме уздырды
“Урал аръягы татарлары” оешмасы “Балалар Сабантуе” бәйрәме уздырды

“Урал аръягы татарлары” оешмасы “Балалар Сабантуе” бәйрәме уздырды

Курган региональ иҗтимагый оешмасы “Урал аръягы татарлары ” инициативасы белән  2025 елның 11 июлендә, Целинный муниципаль округының Трехозерка авылында “Балалар Сабантуе” бәйрәме узды. Бәйрәм балаларны, яшүсмерләрне, күрше авыллар, күрше төбәкләрдән кунакларны берләштерде. Трехозерка авылы мәдәният йорты янындагы аланда күңелле җырлар яңгырады, самовардан хуш исле чәй исе таралды. Авыл халкы уен-тамаша мәйданчыгын әзерләүдә, милли ашлар күргәзмәсен оештыруда булыштылар.
 Көннең төп геройлары балалар һәм милли киемнән өлкәннәр булдылар.  Балалар төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар: йомырка белән йөгерү, капчык белән йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу, бүрәнә өстендә капчыклар белән сугышу, импровизацияләнгән атларда чабышу. Тамашачыларны яшь батырлар җитезлекләре, осталыклары белән сокландырдылар.
   Бәйрәм мәйданчыгында “Целинной клубной системы” белгечләре оештырган тирмә урнаштырылды. “Урал аръягы татарлары”  КРОО рәисе Алена Ковригина,  “Целинной клубной системы” методисты Светлана Кәримуллина,  татар мәдәнияте үзәге активисты Эльмира Фәхретдинова башкаруында татарча җырлар яңгырады.
 Балалар татар, рус телләрендә шигырьләр укыдылар. Балалар сабантуенда оештыручыларны һәм активистларны бүләкләү чарасы үтте. Аларга “Урал аръягы татарлары” оешмасыннан спорт инвентарьлары,  рәхмәт хатлары һәм  Бөтендөнья татар конгрессы исеменнен  татар телендә балалар әдәбияты  тапшырылды.  Бәйрәм самовардан чәйләү һәм милли аш-су ризыклары белән тәмамланды.
Трехозерка авылындагы “Балалар Сабантуе”  онытылмаслык мизгелләр бүләк итте, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытты. Бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә, ә иганәчеләргә бүләкләр һәм тәм-томнар өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
“Урал аръягы татарлары ” оешмасы рәисе Алена Ковригина 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*