XIV төбәкара “Урал сандугачы” бәйгесе 11 төбәктән 185 татар башкаручысын һәм инструменталь коллективларын Екатеринбург шәһәрендә җыйды.
Җыр, моң, милли көйләр һәм татар эстрадасының яраткан җырчылары – болар барсыда “Уралмаш” мәдәният йортының сәхнәсендә булды. Аеруча рәхмәт оештыручы Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә. Гран-при иясе Екатеринбург егете Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ноутбук белән бүләкләнде.