tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикада “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары бара
Республикада “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары бара

Республикада “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары бара

Республикада “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары бара. Март азагына кадәр ул Апаста – 24-25 март көннәрендә һәм Яшел Үзәндә 27-28сендә узачак. «Йолдызлык» фестивале быел егерме беренче тапкыр уздырыла.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме, ЮНЕСКО канаты астында үтүче бу чара зур бер хәрәкәткә әйләнде. Сәнгать түгәрәкләреннән район турына, аннан зона этапы һәм гала концертка кадәр меңәрләгән укучы үзенең көчен сынап карый. Быел бәйгенең суперфиналы 17-22 апрель көннәрендә “Уникс” сәхнәсендә узачак.

Биектау районының Шәпше авылында узган бәйгедә Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара районнарыннан килгән иң көчле җырчылар, төрле ансамбльләр, нәфис сүз осталары, бию коллективлары чыгыш ясады. Биредә өч көн дәвамында 1400 укучының чыгышын бәяләнгән. “Йолдызлык” фестивале иң өметле укучыларны сайлап алырга, аларны зур сәхнәгә чыгарга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, фестивальнең үз таләпләре, үз темасы бар. Мәртәбәле жюри бар яктан да чыгып бәя бирергә тырыша. Жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина әйткәнчә, балалар бу фестиваль белән яши. “Елдан-ел алар үсеп килә, фестиваль тормыш мәктәбе кебек күп нәрсә бирә. Һәрберсенең артист булуы мәҗбүри түгел. Чын кеше, зыялы булып үссеннәр. Алар биредә лидер булырга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәнәләр. Музыка – иң яхшы тәрбияче. Балалар барысы да файдалы эш белән мавыга. Районнарда бик көчле педагоглар эшли. Ел саен фестивальнең дәрәҗәсе күтәрелә бара. Безгә аларны сайлап алу да авырлаша”, – диде Зилә ханым.

Сайлап алу турлары вакытында түгәрәк өстәлләр  дә узды. Аерым чыгышлар, юнәлешләр буенча киңәш бирелә. Мәсәлән, җырлаганда кычкырмау, кулларны болгамау, сөйләмне үстерү, дөрес нотага җырлау, баланың үз яшенә туры килердәй җыр сайлау, үзләре дә аңламаганны сөйләмәү кебек таләпләр чыгыш ясаучыларны гадел бәяләргә ярдәм итә. Узган ел укучы начар чыгыш ясаса, икенче елга  беренчелеккә чыгарга мөмкин, шуңа да күңелне төшерергә ярамый. Әнә Әтнә районыннан Айзат Һидиятуллин “Йолдызлык” сәхнәсенә конферансье булып ничә елдан соң кабат әйләнеп кайткан. Бер үк вакытта ул “Ал чәчәк” бию коллективында да чыгыш ясый. Икесен дә уңышлы гына башкарып чыкты. Беренчесендә – өченче урын, икенчесендә биюләре белән беренчелекне алдылар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*