tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Татар малае, Татар кызчыгы-2021” бәйгесе узды
Ижауда “Татар малае, Татар кызчыгы-2021” бәйгесе узды

Ижауда “Татар малае, Татар кызчыгы-2021” бәйгесе узды

Шушы көннәрдә Ижауда “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарафыннан оештырылган Республикакүләм “Татар малае, Татар кызчыгы-2021” бәйгесе узды.

Бәйгенең финалында 5 кыз, 4 малай көч сынашты. Искиткеч талантлы, уңган, булган, тырыш, матур балаларга сокланмаган берәү дә калмады. Балалар саф татар телендә шигырь сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары булып, рольләр башкардылар. Татар, малаен, татар кызчыгын сайлап алу бик кыен булды.

Чара ахырында мактау грамоталары, буләкләр тапшырылды. Катнашучыларга “Ак калфак” кызлары теккән калфаклар да бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*