Рамазан ае сизелми дә үтеп китте. Мөселманнар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете җитте. Мәчет янында әкрен генә музыка уйный. Матур итеп шарлар эленгән. Өстәлләр төзелеп тора, алар өсте тәм-томнар белән тулы. Елның елында биредә үзбәк туганнарыбыз (Азизов Рәсүл, Зөлхумар, Сәйбуллаев Әкрамҗан, Әбүбәкер гаиләләре) балалар өчен бәйрәм оештыралар.
Әйтелгән вакытка шау-гөр килеп балалар җыелдылар. Өстәлләр тирәли сыйландылар, мөнәҗәтләр тыңладылар. Килгән һәрберсенә күчтәнәчләр дә әзерләгән иде.
Балаларны куандырган өчен оештыручыларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, Ходаем сезне зурласын. Ике дөньяның рәхәте, уйламаган җирләрдән хәләл ризыклар насыйп булсын, кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, сау-сәламәт булыгыз, бәрәкәтле көннәр үзегезгә. Шулай бердәм булып, аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшик әле, авылдашлар! Гомер бит — бер мизгел генә.
Чыганак: samtatnews.ru