Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, Түбән Новгород өлкәсе шәфкать йортында әби-бабайлар өчен матур чара оештырылды. “Супер-әби” конкурсында биш кеше катнашты. Алар подиумда йөрүдә, елаган баланы тынычландыруда, җырлауда, биюдә үзара ярышты, чыгышларын үзебездә яшәүче ирләрдән торган жюри бәяләде.
Нәтиҗәдә, “Супер-әби” исеменә барысы да лаек дип табылды, ә иң актив катнашучы Мөфия Алеева булды. Чараны озак вакыт инде биредә яшәүче Галина Закуражнова алып барды. Ахырда шәфкать йорты директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Башаров биредә яшәүчеләрнең барчасына бүләкләр тапшырды.
Афия КАЮМОВА,
шәфкать йортының мәдәни оештыручысы.
“Туган як” газетасы