tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уразавыл шәфкать йортында “Супер-әби” конкурсы узды
Уразавыл шәфкать йортында “Супер-әби” конкурсы узды

Уразавыл шәфкать йортында “Супер-әби” конкурсы узды

Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, Түбән Новгород өлкәсе шәфкать йортында әби-бабайлар өчен матур чара оештырылды.  “Супер-әби” конкурсында биш кеше катнашты. Алар подиумда йөрүдә, елаган баланы тынычландыру­да, җырлауда, биюдә үзара ярышты, чыгышларын үзебездә яшәүче ирләрдән торган жюри бәяләде.

Нәтиҗәдә, “Супер-әби” исеменә барысы да лаек дип табылды, ә иң актив катнашучы Мөфия Алеева бул­ды. Чараны озак вакыт инде биредә яшәүче Галина Закуражнова алып барды. Ахырда шәфкать йорты ди­ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Башаров биредә яшәүчеләрнең барчасына бүләкләр тапшырды.

Афия КАЮМОВА,

шәфкать йортының мәдәни оештыручысы.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*