Картлар йорты – моңсу бигрәк бу ике сүз,
Тәрәзләрдән юлга карый ничәмә күз…
Бу күзләрдә яшь пәрдәсе, бетмәс сагыш,
Аңлау кыен… язмышмы бу… әллә ялгыш…
Гомер көзе нәкъ ел фасылындагы кебек. Берәүләр балалары тәрбиясендә кадер- хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр. Монда яшәүчеләр туган якларыннан килгән һәр хәбәрне сабыйларча сөенеп кабул итә, шул исәптә “Туган як” газетасын да. (Бу учреждениегә “Туган як” газетасын Өчкүл мәчете яздырып килә, ред.).
11 март көнне изге Рамазан ае башлану уңаеннан Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь округының кайбер мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм һәвәскәр артистлары – пашатлы Заһирә һәм Эмиль Абдулхаликовлар, Гүзәл һәм Эльнара Алиякбәровалар, Уразавылдан Рәмис Абдулкаюмов, Семочкидан Рәмис һәм Светлана Хәйруллиннар Уразавыл шәфкать йортында тәрбияләнүчеләргә концерт бүләк иттек.
Картлар йорты тәрәзәләренә күтәрелеп карагач, күңел тетрәнде, ә бусагасын атлап керүгә, күзләргә яшь тамчылары йөгерде, чөнки биредәге һәр кешенең йөзен җанны әрнетерлек моңсулык баскан иде. Шулай да алар безне бик җылы каршы алды.
Татар халкы бер генә җиргә буш кул бармый, без дә, Заһирә, Светлана ханымнар һәм мин өйдән тәмле умаклар, пончиклар, бәлешләр пешереп, башка тәм-томнар алып, картларыбыз өчен мулдан бәйрәм табыны кордык.
Бәйрәм концертын Заһирә ханым “Исәнмесез” җыры белән башлап җибәрде. Аннары һәркемне җылы сәламләп, изге теләкләрен җиткерде, әниләргә багышланган шигырь сөйләде. Рәмис белән Света да матур җырлары белән хөрмәтле өлкәннәрнең күңелен күтәрде, хәтта кайберләре биеп тә алды. Билгеле, биредә төрле милләт кешеләре гомер кичергәнгә, чыгышларыбыз ике телдә барды. Рәмис Абдулкаюмов үзәккә үтәрлек итеп рус җырлары башкарды. Ә инде безнең өметле яшүсмерләребез Эльнара белән Эмиль чыгышлары вакытында күңелләрендәге уйларга батып күз яшьләрен сөртеп утыручылар аз түгел иде. Аларга карап, без дә күз яшьләребезне яшерә алмадык.
Тиха гына чәйләр эчердек үзләренә, аннары һәркайсы, сабый балалар кебек, үз бүлмәсен күрсәтергә ашыкты.
Концерт ахырында шәфкать йортының культорганизаторы Афия ханым Каюмова зур рәхмәтләрен белдерде. Шушы тыйнак һәм сабыр, юмарт һәм кешелекле ханым биредә тәрбияләнүчеләр өчен нык тырыша, спонсорлар табып, һәр истәлекле датага чаралар оештыра, һәр картка бүләкләр әзерли.
Сөйләшеп утырганда, урта яшьтәге бер ханым Афия апага “Мама” дип эндәште. Безнең шаккатуыбызны күреп: “Аның әнисе яшьли үлгән, шулай бервакыт миңа килеп: «Можно я вас мамой буду звать», – дип рөхсәт сорады, шул көннән бирле ул миңа «мама» дип әйтә”, – диде Афия апа.
Афия Абдулла кызы олы яшьтә булуына карамастан, авырлыкларга бирешмичә, һәр көнен хәтем-догадан башлый. Авыр хезмәтен сабырлык белән башкарып, һәр карт кешенең күңеленә зур өметләр биргәне өчен аңа зур рәхмәт белдерәсе килә. Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлектән аермасын, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы телибез.
Шундый урыннарда булгач, җаннар тетрәнә, безне алда ниләр көтә икән дип, уйланасың. Әйе, һәр кешенең үз язмышы. Шулай да бу дөньяда изге эшләр күбрәк эшләп, әти-әниләребезне рәнҗетмичә яшәсәк иде. Алар бит бар көчләрен куеп безгә белем-тәрбия биргән, ачлыктан, юклыктан саклаган. Без дә аларны кадер-хөрмәтебездән өзмичә, авыр тормыш сынауларына юлыктырмыйча яшәсәк иде.
Онытмагыз, безне дә алда картлык көтә, ә аның нинди булачагын Аллаһы бер Үзе белә…
Гүзәл АЛИЯКБӘРОВА,
мәдәният йорты методисты.
Пашат.