tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”

Илебез киләчәге хакына сугыш бара. Анда якташларыбыз дошманга каршы сугыша. Хәрбиләрнең күңелләрен күтәрү, рухларын ныгыту, аларның гаиләләренә ярдәм итү – тылдагыларның изге бурычы.

Әстерханда бик бердәм халык яши. Һәркем ничек тә булса, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Кемнең кулыннан ни килә, кем солдатларга ни җибәрә ала – барысын да  җыеп озаталар.

Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылында фронтка булышуны беренче көннәрдән үк башлап җибәрделәр.Әлеге зур эшне, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясен, Уразалиева Фәния  оештырып алып бара. Авыл халкы булышуның төрле юлларын эзли. Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, укучылар, әби- апалар үз көчләре белән бу эшкә алындылар. Киләче авылы  активистлары кичен җырлый-җырлый, изге теләкләр теләп, маскировка сеткалары үрәләр,оекбашлар бәйлиләр,ир-атлар “буржуйка “ пичләре ясыйлар. Хатын-кызларыбыз татар милли ашларын пешереп җибәрәләр.  Укытучылар,укучылар окоп шәмнәре ясый. Хәрби госпитальгә дә бик зур ярдәм күрсәтәләр. Яралы солдатларга концертлар бирәләр. Солдатларыбыз өчен мөһим булган корылмалар сатып алуга акча җыю эшеннән дә беркем читтә калмый. Изге рамазан аенда аеруча ярдәм итүчеләр күп.

Барысы да җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары, солдатларыбыз безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүе өчен эшләнә.

     Наилә Есенбаева, Әстерхан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*