tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда «Аударыш» ярышлары булды
Азнакайда «Аударыш» ярышлары булды

Азнакайда «Аударыш» ярышлары булды

30 март Азнакайның Актүбә бистәсе ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәшү буенча Татарстан чемпионаты узды. Халык телендә «Аударыш» дип йөртелгән әлеге ярышларда ике дистәдән артык команда составында 90га якын спортчы чыгыш ясады. Яңалыклар да булды: бу юлы көрәштә 15-17 яшьлек яшүсмерләр дә катнашты.

Ярышларның инициаторы, халкыбызның борынгыдан килгән әлеге спорт уенын кире кайтару өчен җан атучы, бүгенге көндә үзе дә татар атларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.

«Бүген Актүбәгә сигез ат алып килдек. Аларның барысы да махсус әзерлек үткән, көрәшкә атларны кызлар әзерли. Әлеге спорт төре белән кызыксынучылар да елдан-ел арта, халыкара ярышларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешкән егетләребез бар», — ди баш хөкемдар.

Бу ярышта, иң мөһиме — ат өстендә дөрес утыру һәм атта үзеңне дөрес тоту. Түгәрәк эчендә бары ике ат, ике көрәшче һәм хөкемдар гына. Егетләр бер-берсен аттан өстерәп төшерергә тиеш, кем җиргә беренче булып тия, шул җиңелә.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галиева, «Татнефть» генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин, ТР Ат спорты федерациясенең үсеш бүлеге җитәкчесе Флера Абдулаева, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Язкәр улы һәм спорт программаларын гамәлгә кую булеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*