tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама шәһәрендә “Сөйкемле бала” бәйгесе уздырылды
Түбән Кама шәһәрендә “Сөйкемле бала” бәйгесе уздырылды

Түбән Кама шәһәрендә “Сөйкемле бала” бәйгесе уздырылды

29 март көнне Түбән Кама шәһәренең 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасында “Сөйкемле бала” бәйгесе уздырылды. 26 нчы мәртәбә, Республикабыз күләмендә уздырылган бәйгедә быел төрле шәһәр һәм районнардан 63 бала катнашты. Шуларның 12се финалда көч сынашты. Гаилә елы уңаеннан конкурсантларыбыз үзләренең сәләтләрен әти-әниләре, әбиләре белән бергәләшеп күрсәттеләр, татар халык костюмнарын, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, туган телне һәм халык традицияләрен белүләрен исбатладылар.

Яр Чаллы шәһәреннән килгән Салиховлар гаиләсе тамашачы мәхәббәте призына лаек булды, аларга “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызыннан махсус бүләк тапшырылды.

«Сөйкемле малай» титулына – Чаллы шәһәренең 114 нче балалар бакчасыннан Абдурахманов Хәким;

«Сөйкемле кыз» титулына – Мамадыш шәһәре «Салават күпере» балалар бакчасыннан Бикманова Диләрә ия булды.

1 урынга – Яр Чаллы шәһәренең 92 нче балалар бакчасыннан Салихова Алинә,
2 урынга – Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасыннан Хисамов Мәлик һәм Түбән Кама шәһәренең 44 нче балалар бакчасыннан Гыйләҗева Айлин;
3 урынга – Түбән Кама шәһәренең 8 нче балалар бакчасынан Шайхетдинова Әдилә һәм Мамадыш шәһәренең «Аленушка» балалар бакчасыннан Хайруллина Ясминә лаек дип табылдылар.

Калган балаларга төрле номинацияләрдә дипломнар, һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Саф татар телендә аралашучы сабыйларыбызның сәләтләрен барлап, ел саен бүләкләр белән сөендерүче, үзләре дә туган телебез өчен янып-көеп йөрүче, алыштыргысыз иганәчеләребез Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улына, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Галиуллина Гөлсинә Ибрагим кызына һәм халык артисты, “Мунча ташы” эстрада театры җитәкчесе Әсхәдуллин Гамил Габдулла улына чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең кебек милли җанлы тынгысыз шәхесләребез булганда саф татар телендә уздырылучы бәйгеләребез дәвамлы булыр, туган телебез – Тукай телендә аралашучы сабыйларыбызның саны тагы да артыр, мондый төр бәйгеләрдә күпләп катнашырлар, дип ышанып калабыз.

“Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*