tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Асылъяр” үрнәк татар җыр һәм бию ансамбле матур концерт куйды
“Асылъяр” үрнәк татар җыр һәм бию ансамбле матур концерт куйды

“Асылъяр” үрнәк татар җыр һәм бию ансамбле матур концерт куйды

Тимерюлчылар мәдәният йортында “Асылъяр” үрнәк татар җыр һәм бию ансамбле искиткеч матур концерт куйды. Барлыгы 80нән артык бала һәм аларның ата-аналары катнашты. Балалар халкыбызның йолаларын, бәйрәмнәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, татар телендә җырлар, дәртле биюләр башкардылар, төрле музыка уен коралларында уйнадылар.

Зал тулы тамашачы булуы икеләтә сөендерде. Милләттәшләребез балаларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмде.

Чарага дәрәҗәле кунаклар: Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ишматова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Юлия Шахтина, Удмуртиянең Мәдәният министры Владимир Соловьев та чакырылган иде. Үз чыгышында Владимир Соловьев ансамбльнең эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Горурланып әйтә алам, мондый балалар һәм яшүсмерләр коллективы илебездә бик аз. Улларын, кызларын шушы ансамбльгә алып килгән әти-әниләргә, балаларны татар мәдәниятенә өйрәткән педагогларга чиксез зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул.

Асылъяр ансамбле үз чыгышлары белән Удмуртиядә генә түгел, ә илебез күләмендә танылган, халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулаучы коллектив. Җитәкчеләре – Лариса Гайнутдинова, педагоглар – Альбина Миңнемөхәммәтова, Ландыш Габделфартова, Ләйсирә Йосыпова.

Балаларны татар рухлы итеп тәрбияләүләре өчен яшь артистларның әти-әниләре, әби-бабаларына да рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Афәрин, “Асылъяр”, булдырасыз!

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*