tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удачнайда мөслимәләр өчен ифтар
Удачнайда мөслимәләр өчен ифтар

Удачнайда мөслимәләр өчен ифтар

Әлеге шәһәр кырыс табигатьле, әмма алмазлар табыла торган Саха (Якутия) республикасында урнашкан.

Удачныйда 2015 нче елдан «Мәрхәмәт» мөселман оешмасы эшли. Аның җитәкчесе, имам-хатыйб Руфат Хәләвиев сүзләренчә, хатын-кызлар ифтары Рамазан аена бер оештырыла, быел 3 нче тапкыр үткән.

30 мартта туташ-ханымнар намазлар һәм дәресләр уза торган Ислам үзәге бинасында җыелган. Кичә барышында дин нигезләре буенча уен-ярыш та оештырылган. Иң актив катнашучыларга Коръәннәр бүләк ителгән.

Руфат хәзрәт сүзләренчә, Удачныйда туган якларыннан еракка киткән кешеләр яши, алар гел кайтып та йөрми, озакка киләләр. Шәһәрдә төрле милләт һәм мәдәният кешеләре яши, үзара кушылу тиз һәм көчле.

“Үзләрен нәселенә нисбәтле генә мөселман санап, әмма Ислам нигезләрен, дини бәйрәмнәребезне белмәүчеләр дә күп. Шуңа күрә мондый мәҗлесләрне үзара танышырга, Коръән аятьләрен ишетергә, мәчет барлыгын белергә, Рамазан фазыйләтләрен аңларга, үз динеңне югалтмаска һәм сакларга этәрер, дип өметләнеп оештырабыз”, – дип аңлатты имам.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*